Белми калма рубрикасы буенча яңалыклар
-
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА 2026 ЕЛДАН БАКАЛАВРИАТ ҺӘМ МАГИСТРАТУРА ГАМӘЛ ЧЫГУЫ ТУРЫНДА БЕЛДЕРДЕЛӘР
Россиядә югары белем бирү системасы 2026/2027 уку елыннан яңа модельгә күчәчәк. Әлеге үзгәрешләр кысаларында бакалавриат һәм магистратура форматлары гамәлдән чыгарылачак. Бу хакта Дәүләт Думасының фән һәм югары белем комитеты рәисе урынбасары Ксения Горячева «РИА Новости» агентлыгына хәбәр иткән. -
ТАТАРСТАН КВН КОМАНДАЛАРЫ СОЧИДА ЮГАРЫ НӘТИҖӘЛӘР КҮРСӘТТЕ
28 гыйнварда Сочи шәһәрендә КВН командаларының Халыкара «КиВиН – 2026» фестивале тәмамланды. Быел фестиваль 15 гыйнвардан башлап ике атна дәвамында узды һәм илнең барлык төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән 600дән артык команданы берләштерде. Әлеге дәрәҗәле чарада Татарстан Республикасыннан 14 команда катнашты, шуларның 10сы фестивальдән югары нәтиҗәләр белән әйләнеп кайтты. -
КАЗАНДА КЫШКЫ «БИЮ» ИШЕГАЛДЫ ДИСКОТЕКАСЫ УЗАЧАК
Бу ял көннәрендә Казанда «БиЮ» исемле яңа кышкы ишегалды кичәсенең беренче чыгарылышы узачак. Чара 30 гыйнвар көнне сәгать 18:00дә Казан шәһәрендә, Татарстан урамы, 7 адресы буенча урнашкан торак йорт ишегалдында үтәчәк. -
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА БИЛЕТЛАРНЫҢ ӨЧТӘН БЕР ӨЛЕШЕН МӘСКӘҮ ҺӘМ ПЕТЕРБУРГ ТАМАШАЧЫЛАРЫ АЛА
Камал театрының яңа бинасында куелучы спектакльләргә сатылган билетларның якынча 30 проценты Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән тамашачылар өлешенә туры килә. Бу хакта Татарстан мәдәният министры Ирада Аюпова 2025 ел нәтиҗәләренә һәм 2026 елга планнарга багышланган киңәйтелгән коллегия утырышында белдергән, дип яза «Татар-информ». -
ТАТАРСТАНДА 200 МӘКТӘП УКУЧЫСЫ ФӘНДӘГЕ УҢЫШЛАРЫ ӨЧЕН 69 МЕҢ СУМЛЫК ГРАНТ АЛАЧАК
Татарстанда физика, химия һәм биология фәннәрен өйрәнүче 200 мәктәп укучысына 69 мең сум күләмендә грант биреләчәк. Тиешле карарга Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды. -
ТАТАРСТАНДА 2026 ЕЛГА САБАНТУЙ ДАТАЛАРЫ БИЛГЕЛЕ
Татарстанда 2026 елда үтәчәк Сабантуй һәм Каравон бәйрәмнәренең даталары билгеле булды. Тиешле указлар Республика Рәисе сайтында басылып чыкты. -
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА «ОТЛИЧНИК»ЛАРНЫҢ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕНӘ ӨСТӘМӘ ЯЛЛАР БИРЕРГӘ ӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Дәүләт Думасында яхшы укучы балалар тәрбияләгән ата-аналарны өстәмә социаль гарантияләр белән бүләкләү тәкъдиме яңгырады. ЛДПР фракциясеннән Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Свищев инициатива белән чыгыш ясады: алтын медаль алган яки Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулаган мәктәп укучыларының ата-аналарына биш көнлек өстәмә түләүле ял бирергә тәкъдим ителә. -
ТАТАРСТАНДА МИЛЛИ ПРОЕКТЛАРНЫ ГАМӘЛГӘ АШЫРУГА 53 МИЛЛИАРД СУМ ЮНӘЛТЕЛӘЧӘК
Татарстан Республикасы 2026 елда социаль-икътисади үсеш юнәлешендә эшен дәвам итәчәк. Быел республикада 12 милли проект кысаларында 45 төбәк проектын гамәлгә ашыруга 53 миллиард сум акча каралган. -
КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР КӨНЕНӘ «ТРУДОВЫЕ РЕЗЕРВЫ»ДА «ТУСА» БУЛА
25 гыйнварда Казанда Студентлар көне «Трудовые резервы» стадионында урнашкан бозда билгеләп үтелә. Биредә интерактив мәйданчыклар эшләячәк. -
КАЗАН ХАЛКЫ КОМПЬЮТЕР УЕННАРЫНА 1,5 МЛРД СУМ САРЫФ ИТКӘН
2025 елда Казаншәһәрендә яшәүчеләр компьютер һәм видеоуеннарга барлыгы 1,5 миллиард сум акча тоткан. Бу хакта «Реальное время» хәбәр итә. Тикшеренүне Видеоуен индустриясен үстерү оешмасы (РВИ) заказ иткән. Тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, бер геймерның еллык уртача чыгымнары 4 935 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта уен эчендәге сатып алуларны геймерларның якынча 38 проценты башкара. -
МИННИХАНОВ УРАЗА БӘЙРӘМЕ ҺӘМ КОРБАН БӘЙРӘМЕ ДАТАЛАРЫН РАСЛАДЫ
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме көннәрен билгеләде. Республика башлыгы тиешле указга кул куйды. -
ТАТАРСТАНЛЫЛАР УЗГАН ЕЛДА МОШЕННИКЛАРГА 5,6 МИЛЛИАРД СУМ АКЧА ҖИБӘРГӘН
Узган ел дәвамында Татарстан халкы мошенниклар кулына 5 миллиард 644 миллион сум акча биргән. Бу хакта Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза. -
КӨЧЛЕ САЛКЫННАРДА МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР БУЛМАСКА МӨМКИН
Республикада көчле салкыннар булганда, укучылар өчен дәресләрне вакытлыча туктату температура күрсәткечләренә бәйле рәвештә карала. -
ЧЕРЕК КҮЛДӘ ИЛЬЯ АВЕРБУХТАН ШОУ
Бу җомга, 16 гыйнварда, Казанның Черек күл паркы шугалагында Winter Fest фестивале узачак. Чарада танылган фигуралы шуучы Илья Авербух бозлы шоу күрсәтәчәк. -
РОССИЯ ҮЗӘК БАНКЫ ИКЪТИСАД ТУРЫНДА АУДИОПОДКАСТЛАР СЕРИЯСЕН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
Икътисад «кызып китә» аламы, акчаны кем чынлыкта «басып чыгара» һәм төп ставка кофе бәясенә ничек тәэсир итә – боларның барысын да «Фильтрларсыз Үзәк банк» («ЦБ без фильтров») дип аталган яңа аудиоподкастлар сериясендә белеп була.
Белми калма
-
12 марта 2026 - 09:29
«БИЮ»: КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ДИДЖЕЙ-СЕТЛАР ЯЗДЫРАЧАК
-
11 марта 2026 - 11:24
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ ФЕДЕРАЛЬ ГРАНТЛАР ТУРЫНДА ТУРЫ ЭФИР УЗДЫРА
-
10 марта 2026 - 13:07
ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫНДА MAX КУШЫМТАСЫ АША СТУДЕНТНЫҢ ЦИФРЛЫ ID СИСТЕМАСЫ ЭШЛӘНӘЧӘК
-
6 марта 2026 - 13:23
КАЗАНДА 1,5 МЕҢ УРЫНЛЫК ЯҢА МӘКТӘП ТӨЗЕЛӘЧӘК