2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
2027 елдан Россиянең барлык мәктәпләрендә дә мәктәп телевидениесе эшли башларга мөмкин. Бу хакта Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткән.
Аның сүзләренчә, мәктәп телевидениесендә уку өчен кирәкле төрле фильмнар һәм видеороликлар күрсәтеләчәк. Аларны дәресләрдән соң һәм тәнәфес вакытларында карап булачак.
«Без мәктәп телевидениесе булдырдык. Анда төрле фильмнар, роликлар, шул исәптән уку өчен кирәкле материаллар күрсәтеләчәк. Алар дәресләрдән соң һәм тәнәфесләрдә күрсәтелер дип планлаштырыла», — дигән Кравцов журналистларга.
Хәзер проект пилот форматында Россиянең 15 төбәгендә эшли башлый. Министр сүзләренчә, 2027 елда аны илнең барлык мәктәпләренә дә таратырга ниятлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 октября 2026 - 11:42
ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН
-
14 октября 2026 - 11:38
2027 ЕЛДАН ЮГАРЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЙӨКЛӘНЕШЕ КИМИЯЧӘК
-
13 октября 2026 - 11:35
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНА КЕРГӘНДӘ ТАРИХ БУЕНЧА БДИ КИРӘК БУЛГАН ЮНӘЛЕШЛӘР АРТЫРГА МӨМКИН
-
12 октября 2026 - 11:29
РОСОБРНАДЗОР 77 МЕҢ УКУЧЫ ҺӘМ СТУДЕНТНЫҢ ФУНКЦИОНАЛЬ ГРАМОТАЛЫЛЫГЫН ТИКШЕРӘЧӘК
Нет комментариев