МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫНА ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ КУЛЛАНЫРГА РӨХСӘТ ИТЕЛӘЧӘК
Россия мәктәпләрендә 5-11 сыйныф укучылары укытучы рөхсәте белән уку вакытында ясалма интеллекттан файдалана алачак. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
5-9 сыйныфларда укучылар ЯИ ярдәмендә мәгълүмат эзли һәм аны тәртипкә сала, катлаулы темаларга өстәмә аңлатмалар ала, уку материалын визуальләштерә, төрле модельләр төзи һәм фаразларны тикшерә алачак.
10-11 сыйныф укучыларына исә ясалма интеллектны проект һәм тикшеренү эшләрендә дә кулланырга мөмкин булачак. Мәсәлән, ЯИ зур күләмдәге мәгълүматны анализларга, фаразлау модельләре төзергә, исәпләүләрне автоматлаштырырга һәм тикшеренү нәтиҗәләрен күрсәтү өчен визуаль материаллар әзерләргә ярдәм итә ала.
Шул ук вакытта ясалма интеллектны куллану-кулланмауны укытучы хәл итә. Әгәр бирем укучының мөстәкыйль анализлау, фикерен дәлилләү яки иҗади фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән булса, педагог ЯИ куллануны чикли ала.
Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә ясалма интеллекттан файдалану буенча методик киңәшләр дә әзерләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 октября 2026 - 11:42
ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН
-
14 октября 2026 - 11:38
2027 ЕЛДАН ЮГАРЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЙӨКЛӘНЕШЕ КИМИЯЧӘК
-
13 октября 2026 - 11:35
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНА КЕРГӘНДӘ ТАРИХ БУЕНЧА БДИ КИРӘК БУЛГАН ЮНӘЛЕШЛӘР АРТЫРГА МӨМКИН
-
12 октября 2026 - 11:29
РОСОБРНАДЗОР 77 МЕҢ УКУЧЫ ҺӘМ СТУДЕНТНЫҢ ФУНКЦИОНАЛЬ ГРАМОТАЛЫЛЫГЫН ТИКШЕРӘЧӘК
Нет комментариев