1 ДЕКАБРЬДӘН СМАРТФОН ҺӘМ НОУТБУКЛАРГА ЯҢА САЛЫМ КЕРТЕЛӘ
2026 елның 1 декабреннән Россиядә электроника өчен яңа салым гамәлгә керәчәк. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы салым күләмнәрен билгели торган боерык проектын бастырган.
Салым күләме җайланманың төренә һәм аның бренды белән моделе «Честный знак» маркировка системасында теркәлгән булу-булмавына бәйле булачак. Системада тиешле мәгълүмат булса, түбәнрәк ставка кулланыла. Мәгълүмат булмаса, түләү күләме ике тапкырга диярлек арта.
Смартфоннар өчен салымны 250 сум күләмендә билгеләргә тәкъдим ителә. Әгәр җайланма турында мәгълүмат маркировка системасында булмаса, салым 496 сум тәшкил итәчәк.
Авырлыгы 10 килограммга кадәр булган, үзәк эшкәртү блогыннан, клавиатурадан һәм дисплейдан торган компьютерлар өчен ставка 500 сум булачак. Товар турында мәгълүмат системада булмаса, 992 сум түләргә туры киләчәк.
Шулай ук төрле телефон аппаратлары өчен дә аерым ставкалар каралган. Әйтик, чыбыклы элемтә өчен чыбыксыз трубкалы телефоннарга — 100 яки 198 сум, кәрәзле һәм башка чыбыксыз челтәрләрдә эшләүче аппаратларга — 50 яки 100 сум күләмендә салым билгеләү тәкъдим ителә.
Салымны Россиядә электроника җитештерүче яки аны илгә кертүче юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр түләячәк. Җыелган акчалар Россия радиоэлектроника сәнәгатенә өстәмә дәүләт ярдәме күрсәтүгә юнәлтеләчәк.
Башта яңа салымны 2026 елның 1 сентябреннән кертергә планлаштырганнар. Әмма бизнеска маркировка таләпләренә һәм яңа түләү системасына җайлашу өчен өстәмә вакыт бирү максатыннан, срокны 1 декабрьгә күчергәннәр.
Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы фикеренчә, түбәнәйтелгән ставкалар куллану кулланучылар электроникасына бәяләрнең кискен артуын булдырмаска ярдәм итәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 сентября 2026 - 10:59
1 ДЕКАБРЬДӘН СМАРТФОН ҺӘМ НОУТБУКЛАРГА ЯҢА САЛЫМ КЕРТЕЛӘ
-
24 сентября 2026 - 11:04
ТАТАРСТАНДА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАРГА АКЧА ТҮЛӘНӘЧӘК
-
23 сентября 2026 - 14:04
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ҺӘМ КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА ЧЕМПИОНАТТА ОСТАЛЫКЛАРЫН КҮРСӘТӘЧӘК
-
23 сентября 2026 - 11:38
ПЕДАГОГИК ВУЗЛАРГА КЕРҮЧЕЛӘР ӨЧЕН ПРОФИЛЬЛЕ БДИ КЕРТЕЛӘЧӘК
Нет комментариев