Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА

Казанда күпфатирлы йортларга, социаль объектларга, коммерция һәм сәнәгать оешмаларына җылылык 1 октябрьдән бирелә башлый. Барлыгы 16 меңнән артык кулланучы җылылык алачак.

Шәһәр инфраструктурасы җылыту сезонына әзер дип табылган. Башта мәктәпләр, балалар бакчалары һәм медицина учреждениеләренә җылылык җибәреләчәк. Торак йортларда җылылык бирү идарәче компанияләр белән килешеп башкарылачак.

Казан мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, быел җәй озакка сузылу сәбәпле, җылылык челтәрләрен әзерләү өчен вакыт җитәрлек булган. Әмма октябрьдә көннәр суытачак, шуңа күрә җылытуны алдан башларга карар кылынган.

Системаны эшләтеп җибәрү берьюлы башкарылмый: торбаларны тутыру, һаваны чыгару һәм басымны көйләү өчен ике атнага кадәр вакыт кирәк булырга мөмкин.

Өйдә җылылык булмаса яки авария килеп чыкса, казанлылар «Ачык Казан» системасына (+7(843) 236-41-23) яки шәһәр колл-үзәгенә (+7(843) 222-72-22) мөрәҗәгать итә ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев