«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
Иң иҗади фестиваль янәдән сәләтле яшьләрне туплый! Бүгеннән Рөстәм Бикмуллин исемендәге XXV Республикакүләм «БикаФест» яшьләр җыр-шигърият фестиваленә гаризалар кабул итүгә старт бирелә.
Балалар һәм яшьләрдә эстетик зәвык, музыкаль һәм шигъри культура тәрбияләүче һәм, иң мөһиме, аларның дусты, фикердәше, яшьләр лидеры, меценат автор-башкаручы Рөстәм Бикмуллинның истәлеген мәңгеләштерүче фестиваль ике этапта үткәрелә:
1 нче этап – гаризаларны кабул итү һәм катнашучыларны читтән торып портфолиолар (катнашучының иҗади конкурс һәм фестивальләрдә яулаган соңгы 2 ел казанышлары кабул ителә) һәм видеолар (катнашучы (үзе теләгән әсәрне сайлап) иҗади номерын видеога төшерә һәм аны гаризасында терки) нигезендә сайлап алу;
2 нче этап – катнашучыларны конкурс нигезендә сайлап алу. Катнашучыларның сәләтләре жюри тарафыннан бәяләнә.
Беренче этап нәтиҗәләре буенча, катнашучылар икенче этапка – конкурска чакырыла. Ул 2026 елның 21-22 нче ноябрь көннәрендә «Йолдызлы» базасында (Лаеш районы, Троицкий бистәсе) узачак. Конкурс нәтиҗәләре буенча, 22 нче ноябрь көнне фестивальнең Гала-концерты оештырылачак, анда «БикәФест» җиңүчеләре тантаналы рәвештә бүләкләнәчәк.
«БикаФест» фестивалендә иҗади коллективлар һәм аерым чыгыш ясаучылар катнаша ала. Музыкаль юнәлеш катнашучыларының яше – 12 яшьтән алып 25 яшькә кадәр. Әдәби юнәлеш катнашучыларының яше – 8 яшьтән алып 25 яшькә кадәр. Фестивальдә катнашу өчен мәҗбүри шарт – конкурс узу елын кертеп, ике календарь ел буе «Сәләт» проектларында катнашу; бу сертификатлар белән расланырга тиеш.
«БикаФест» фестивале ике юнәлештә үткәрелә:
Музыкаль юнәлеш:
1.1 Автор җырын иң оста башкаручы: бу номинациядә җырның көен һәм сүзләрен үзләре иҗат иткән вокалистлар һәм коллективлар катнаша ала; җырны фонограммага да (минус), шулай ук тере аккомпанементка да башкарырга мөмкин.
1.2. Иң оста коллектив-башкаручы: бу номинациядә катнашучы коллективлар җырны фонограммага (минус)/тере аккомпанементка/акапелла башкара ала.
1.3 Татар халык җырын иң оста башкаручы: бу номинациядә катнашучы вокалистлар татар халык җырын фонограммага (минус)/тере аккомпанементка/акапелла башкара ала.
1.4 Татар композиторларының академик әсәрен иң оста башкаручы: бу номинациядә катнашучы вокалистлар татар композиторлары язган романслар/арияләрне тере аккомпанементка/фонограммага (минус) башкара ала.
1.5 Эстрада җырын иң оста башкаручы: бу номинациядә катнашучы вокалистлар эстрада җырларын фонограммага (минус)/тере аккомпанементка башкара ала.
2. Әдәби юнәлеш:
2.1 Үз әсәрен иң оста укучы: бу номинациядә шигърият/проза/әдәби-музыкаль композиция жанрларында үзләре иҗат иткән әсәрне яттан укучылар катнаша ала.
2.2 Башка автор әсәрен иң оста укучы: бу номинациядә шигърият/проза/әдәби-музыкаль композиция жанрларында әсәрне яттан укучылар катнаша ала.
25 нче тапкыр уздырылучы фестиваль быел да шәп яңалыклар әзерләде. Гаризалар 8 ноябрь көнне 23:59 сәгатькә кадәр selet.biz сайтында кабул ителә. Яңа талантларга канатларын җәяргә мөмкинлек бирүче Рөстәм Бикмуллин исемендәге Республикакүләм «БикаФест» яшьләр җыр-шигырь фестивале хакында тулырак мәгълүмат selet.biz сайтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
Нет комментариев