Логотип Идель
Белми калма

ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР

2027 елдан Россия вузларына укырга керүчеләр профиль фәннәр буенча югары БДИ нәтиҗәләре өчен 15тән 25кә кадәр өстәмә балл ала башларга мөмкин.

Яңалык математика һәм табигый фәннәр, инженерлык, технологияләр һәм техник юнәлешләргә кагыла. Өстәмә балларны математика, физика, химия, информатика һәм биология буенча БДИ нәтиҗәләре өчен бирү тәкъдим ителә.

Хәзер абитуриент укырга керү өчен кирәк булган имтиханнардан тыш өстәмә фән тапшырса да, аның нәтиҗәсе конкурс балларына тәэсир итми. Яңа кагыйдә буенча исә абитуриент бу нәтиҗәне шәхси казаныш буларак исәпкә алдыруны үзе сайлый ала.

Өстәмә баллар БДИ нәтиҗәсенә карап исәпләнәчәк:

— 60-74 балл — 15 өстәмә балл;

— 75-89 балл — 20 балл;

— 90-100 балл — 25 балл.

Шул ук вакытта дүртенче мәҗбүри имтихан кертү планлаштырылмый. Өстәмә фән тапшыру-тапшырмауны абитуриент үзе хәл итәчәк.

Өстәмә балл алу өчен БДИ нәтиҗәсе кимендә 60 балл булырга, ә фән сайланган белгечлек яки әзерлек юнәлеше өчен федераль кабул итү имтиханнары исемлегенә керергә тиеш.

Әгәр тәкъдим расланса, яңа кагыйдәләр 2027/28 уку елында гамәлгә керәчәк.

Хәзерге вакытта бакалавриат һәм специалитетка кергәндә шәхси казанышлар өчен барлыгы 10 баллга кадәр өстәмә балл алып була. Максатчан укырга керүчеләргә һөнәри юнәлеш бирү чараларында катнашкан өчен тагын 5 баллга кадәр бирелергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев