Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК

Россиядә «Айда» сериалының беренче тизеры тәкъдим ителде. Казанның «Тяп-Ляп» җинаятьчел төркеме барлыкка килү һәм аның таркалуы турында сөйләүче сериал ноябрь аенда чыгачак.

Проектның бер өлеше Казанда 2025 елның мартында төшерелгән иде.

Сериалның режиссеры – Олег Асадулин, сценарий авторы – Михаил Зубко. Продюсерларның берсе – Яков Тесис. Аның әтисе, Россия эчке эшләр министры урынбасары булып эшләгән Савелий Тесис, үз вакытында «Тяп-Ляп» төркемен тар-мар итүдә катнашкан. Ул сериалның төп консультанты да булган.

Сюжет үзәгендә – Гриша исемле яшүсмер. Ул әти-әнисе белән Волгоградтан Казанга күчә һәм монда урам төркемнәре белән очраша. Аның остазы булып «Тяп-Ляп» идеологы Захаревич китә. Ә җинаятьчел төркемгә каршы җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Никонов һәм аның хезмәттәшләре көрәшә.

Төп рольләрне Алексей Онежен, Даниил Воробьев, Владимир Вдовиченков, Никита Кологривый, Алексей Серебряков, Екатерина Климова һәм Павел Ворожцов башкара.

Сериалда Татарстан актерлары да катнаша. Алар арасында Камал театры артисты, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов та бар.

Казандагы беренче төшерүләр Кремль урамында, Милли музей, Муса Җәлил һәйкәле һәм КФУ биналары янында узган иде. Съемкалар өчен шәһәр үзәгендә кайбер юл билгеләрен һәм коймаларны алып торганнар, ә Кремль урамына совет чорындагы плакатлар элгәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев