КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Катнашучылар төрле эш урыннарына барып, һөнәрләр белән реаль эш шартларында таныша алачак. Алар эшмәкәрләр һәм креатив өлкә вәкилләре белән очрашачак, лекцияләрдә һәм остаханәләрдә катнашачак.
Проектның беренче мәйданчыгы шәһәрдәге барбершопларның берсе булды. Биредә яшүсмерләргә барбер эше, бу һөнәргә ничек өйрәнү һәм нинди күнекмәләр кирәклеге турында сөйләделәр.
8 октябрьдә «Яратам» яшьләр клубында финанс грамоталылыгы һәм цифрлы куркынычсызлык буенча мастер-класс узачак. Анда Интернетта акчаны ничек сакларга, мошенникларны ничек танырга һәм финанска кагылышлы сорауларны уйлап кабул итәргә өйрәтәчәкләр.
9 октябрьдә исә катнашучыларны детейлинг-үзәккә чакыралар. Анда бу өлкә белгеченең эше, кирәкле күнекмәләр һәм һөнәргә кереп китү юллары турында сөйләячәкләр.
Алга таба программага яңа мәйданчыклар һәм һөнәри юнәлешләр өстәләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
Нет комментариев