Логотип Идель
Белми калма

2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК

Рособрнадзор 2027 елда Бөтенроссия тикшерү эшләренең (ВПР) кайчан узачагын хәбәр итте. Алар 19 апрельдән 21 майга кадәр үткәреләчәк. Һәр мәктәп төгәл даталарны үзе билгели.

ВПРны 4-8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары яза. Барлык сыйныфларда да рус теле һәм математика мәҗбүри кала. Моннан тыш, укучылар өстәмә фәннәр буенча да тикшерү эшләре башкарачак. Аларны федераль оештыручы очраклы рәвештә сайлый.

Өстәмә фәннәр арасында тарих, әдәбият, чит тел, география, биология, физика, химия, информатика һәм җәмгыять белеме бар.

Кайбер эшләрне 5–8 нче сыйныфларда компьютерда да тапшырып булачак. Моның өчен аерым чор билгеләнгән – 19-28 апрель, резерв көне – 29 апрель.

Күпчелек ВПР бер яки ике дәрес дәвам итәчәк. Бер дәреснең озынлыгы 45 минуттан артмаячак.

ВПР нәтиҗәсен журналга билге итеп кую-куймауны мәктәп үзе хәл итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев