Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикадагы барлык белем бирү һәм медицина учреждениеләрен 5 октябрьдән җылылык белән тәэмин итәргә кушты. Бу хакта республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә билгеле булды.

Киңәшмә видеоконференция режимында Татарстанның барлык муниципаль районнары белән үткәрелде. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов җылыту сезонына әзерлек мәсьәләсенә аерым тукталды. Киңәшмә узган вакытта республикадагы котельныйларның 84 проценты эшли башлаган булган. Җылыту инфраструктурасын әзерләүгә барлык муниципалитетлар да керешкән.

Татарстан Рәисе авария-диспетчерлык хезмәтләрен һәм ремонт бригадаларын тәүлек буе эшләү режимына күчерергә, аварияләрне бетерү өчен кирәкле материаль-техник ресурслар запасын булдырырга һәм халыктан килгән һәр мөрәҗәгатькә оператив җавап бирергә кушты.

Моннан тыш, юлларны бозлавыкка каршы материаллар белән тәэмин итү бурычы куелды. Миңнеханов машина йөртүчеләрне дә алдан кышкы йөртү режимына күчәргә чакырды.

Киңәшмәдә янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсе дә күтәрелде. Узган җылыту сезонында Татарстанда 1,8 меңнән артык янгын чыккан. Нәтиҗәдә 98 кеше һәлак булган, тагын 205 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Рөстәм Миңнеханов мондый очракларның төп сәбәпләренең берсе — җылыту һәм газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу булуын әйтте. Ул халык арасында җылыту приборларын, газ җиһазларын дөрес куллану һәм вентиляция таләпләрен үтәү турында аңлату эшен көчәйтергә кушты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев