Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА

Ноябрьдән Татарстанның кайбер мәктәпләрендә «Ясалма фәһем һәм мәгълүмати иминлек» курсын сынап карый башлаячаклар. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.

Яңа курс 5–11 сыйныф укучылары өчен каралган. Ә 2027 елның сентябреннән аны Россиянең барлык мәктәпләрендә мәҗбүри итәргә ниятлиләр.

Курс кысаларында укучыларга ясалма интеллект мөмкинлекләре генә түгел, аның белән бәйле куркынычлар турында да сөйләячәкләр. Хәзер 5–9 сыйныфлар өчен дәреслек әзер, 10–11 сыйныфлар өчен версиясе эшләнә.

Моннан тыш, укытучылар өчен методик материаллар әзерләнә һәм педагогларны ЯИ мөмкинлекләреннән файдаланырга өйрәтәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев