Логотип Идель
Белми калма

МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР

Россия Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча совет рәисе Валерий Фадеев мәктәпләрдә математика, физика һәм химия курсларын 20-30 процентка кыскартырга мөмкин дип белдерде.

Аның сүзләренчә, кайбер мәктәп курслары артык күп мәгълүмат белән тулган.

«Күренекле педагоглар күп кенә курсларда артык мәгълүмат, артык белем булуын әйтә. Бу математика да, физика да, химия дә. Әлеге курсларны 20–30 процентка кыскартырга мөмкин булыр иде», – дигән Фадеев.

Моңа кадәр мәктәп программасында инглиз теле һәм җәмгыять белеме дәресләренең сәгатьләре дә киметелгән иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев