«КРОСС НАЦИИ»ДА ЙӨГЕРӘБЕЗМЕ?
20 сентябрь көненә бернәрсә дә планлаштырмагыз. Казанда «КРОСС НАЦИИ»! Барыбыз да шунда йөгерергә барабыз! Кайда булачак икән бу чара?
Старт ике ноктадан бирелә:
1. «Урам» экстрим паркы. Биредә ветераннар, гаиләләр, сәламәтлекләре чикле кешеләр, шулай ук төрле оешма җитәкчеләре арасында йөгерүләр булачак. Ә ахырдан теләгән барлык кеше 2 км ераклыкка йөгерә алачак, «массовый забег» көтелә. 10:30да беренче чабыш планлаштырылган.
2. «Локомотив» стадионы. Әлеге ноктадан 2, 4, 6, 8 һәм 12 км ераклыкка йөгерүләр оештырылачак. Башлануы – 9:30да.
Иң мөһиме – кросста катнашу бушлай.
Катнашу өчен бары тик ГОСУСЛУГИда регистрация үтәргә һәм страховка белән медицина справкасы алып Үзәк стадионга барырга. Анда 15-19 сентябрь көннәрендә кабул итү комиссиясе эшли.
Кросс көнендә «Урам» паркында Ак Барс, Рубин командалары уенчылары, шулай ук башка танылгаң спортсменнар белән очрашулар, автограф сессияләр көтелә.
Димәк, ял көннәренә эшләр планлаштырмыйча, рәхәтләнеп Казан буйлап йөгереп кайтабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
-
29 сентября 2026 - 11:15
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫНА ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ КУЛЛАНЫРГА РӨХСӘТ ИТЕЛӘЧӘК
Нет комментариев