Логотип Идель
Укучылар яза

СӘЛӘТЛЕ КЕШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРГӘН ИҖАДИ МОХИТ: «ГЛАГОЛИЦА»дан СОҢ ХИС-КИЧЕРЕШЛӘР

14 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәр Казанда «Глаголица» IX халыкара бәйсез әдәби премиянең финалы узды. 2022 елда бәйгедә дөньяның 17 иленнән 2212 бала катнашкан. «Глаголица» – 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге яшь авторлар өчен үз көчләрен зур әдәбиятта сынап карау, танылган  сүз осталары белән танышу, тәҗрибә һәм белемнәр үзләштерү, туган телен, рус яки татар телен камилләштерү, фикердәшләр табу мөмкинлеге бирә. Жюри әгъзалары составына Россиянең һәм Татарстанның танылган әдәбият эшлеклеләре, журналистлар, әдәби тәнкыйтьчеләр, тәрҗемәчеләр керә.

«Корабтан балга»

7 октябрьдан алып 12 нче ноябрьгә кадәр мин Кырымда урнашкан «Артек» лагеренда ял итеп кайттым. Ялта шәһәреннән 13 поездга утырдым, Адлерга иртәсе көндезге 12 дә килеп җиттем.

Адлер — Мәскәү, Шереметьево — Казан.  Һәм менә 14 октябрь төнге 12 дә мин салкын, җилле Казанымда. «Глаголица» инде әллә кайчан башланды. Менә без такси тотабыз да, төнге «Йолдызлы»га барабыз. Регистрация үткәч, ниһаять, йоклап була.

Икенче иртән мин Айгөл белән «Татмедиа»га, «Ялкын» тышлыгына фотоссессиягә юнәлдем. Яхшы сәяхәт булды бу!

Борынгылар әйтмешли, нәкъ тә «Корабтан – балга».

Соклануым чиксез

Икенче көнне иртән мин инде «Глаголица» режимына ияләшүемне башладым.

Тәмле иртәнге аштан соң, көтеп алынган язучылар белән остаханәләр башланды.

Безнең номинациядә жюри әгъзалары составында танылган язучы, шагыйрьләр – Рифат абый Сәлах һәм Галимҗан абый Гыйльманов бар иде.

Аларның иҗаты белән мин инде күптәннән кызыксынып, шигырьләрен укып барганга, бу очрашуга аеруча сөендем. Яраткан әдипләрем әйткән һәрбер сүзне сеңдереп, аларның киңәшләрен игътибар белән тыңлап утырдым.

Бирелгән сүзтезмәләрне кертеп, «Көтелмәгән очрашу» темасына шигырь яздым.

Шигырем хыялыйрак һәм фәлсәфирәк булып чыкты, әмма моңа карамастан Рифат абый белән Галимҗан абый иҗат җимешемне ошаттылар һәм кыйммәтле киңәшләрен бирделәр.

Икенче көнне исә безне Казан Милли Китапханәсендә бик кызыклы экскурсия көтә иде.

Без рәхәтләнеп спектакль карадык, фотога төштек, китаплар карадык, кыскасы, ләззәтләндек.

Кайту белән, кичке аштан барыбыз да Актлар залына, ахыргы шәмчеккә җыелдык...

Җанымда моңсу иде... Яраткан дусларым, могҗизлы «Глаголица» мохите белән аерылышырга туры киләчәк бит.

Шатлык яшьләре

Менә ахыргы көн дә килеп җитте...

Иртән иртүк җыену процессы башланды. Киенеп, бизәнеп, әйберләрне җыеп, автобусларга утырдык.

Мин яшьле күзләрем белән бу ике көн эчендә шундый якын булып өлгергән «Йолдызлы» базасы белән саубуллаштым. Якын дустым Фирүзә белән юл буе якты хатирәләрне барлап бардык.

Җитмәсә, йөрәгемә дулкынлану да оялады! Бик тиздән инде җиңүчеләрне сәхнәгә чакырачаклар...

Ә әгәр мине төшереп калдырсалар... Ә әгәр мин урын алучылар исемлегендә булмасам...

Менә инде без «Әкият» Курчак театрының искиткеч матур бизәлгән залында утырабыз.

Галимҗан абый укый башлады: «Татар поэзиясе номинациясендә «Глаголица» бәйсез премия дипломантлары – Кукмара районыннан Мөхәрләмова Гүзәл, Балтач районыннан Абдуллина Рәйсә», – күзләремнән шатлык яшьләре бәреп чыкты. Сәхнәгә ничек менгәнемне дә хәтерләмим...

Рифат абый кулымны кысып, котлагач кына, моның төш түгел икәнлегенә инана башладым.

Шулваакыыыыт... «Бәллүр ябалак иясе, иң мәртәбәле Гран-при исеменә лаек булган кызыбыз Балтач районнынан Абдуллина Рәйсәне бирегә чакырабыз», — дигән сүзләрне ишетеп, өнемне югалттым. Икенче мәртәбә шатлыктан елап җибәрдем. Галимҗан абый хыялымда күргән ябалакны тантаналы рәвештә тапшыргач, җиңел сулап куйдым, һәм, ниһаять, рәхәтләнеп еладым.

Минем «Глаголица» бәйгесенә чиксез рәхмәтемне белдерәсем килә!

Яңа дуслар, онытылмаслык хис-кичерешләр, җылы хатирәләр, тәҗрибә, көтелмәгән, шуңа аеруча татлы булган җиңү өчен рәхмәт сиңа, «Глаголица»!

Фотолар «Глаголица» Вконтакте төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев