Рәйсә АБДУЛЛИНА автор яңалыклары
-
БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ – ИҢ ЯКТЫ ХАТИРӘ
Иң җылы, рәхәт хатирәләр һәрвакытта да беренче мәхәббәт, яраткан кешең белән бәйле буладыр ул. Самими да, саф да, чиксез көчле дә ул беренче мәхәббәт. Бер көйгә каккан ике яшь йөрәкнең кавышуы никадәр гүзәл бит. Әмма, кызганычка каршы, күп очракта беренче мәхәббәтнең ахыры аянычлы була. Моңа сәбәпләр күп: мәхәббәтне гашыйклыктан аера алмау, кайсыдыр партнерның мәхәббәте сүрелүе яисә, гомумән, башкага гашыйк булу. Шуңа да күп кеше аны оныта алмыйча яши. Күпме гомер яшәсәк тә, күпме кешеләр юлыбыздан үтсә дә, беренче мәхәббәт мәңгегә истә. Безнең дә төрле яшьтәге кешеләрнең хатирәләре белән бүлешәсебез килә. -
««ГЛАГОЛИЦА» ПРЕМИЯСЕНДӘ 12 ЕЛ ДӘВАМЫНДА 15 МЕҢНӘН АРТЫК БАЛА КАТНАШТЫ»
«Глаголица» Халыкара премиясе елдан-ел колачын киңрәк җәя: чит илләрдән килүчеләр арта, иҗатка багышланган чаралар узуын дәвам итә һәм, иң мөһиме, бәйгедә яңа исемнәр ачыла. Ә болар барысы да ничек башланып китте икән? «Счастливые истории» фондының бер проекты булган «Глаголица» халыкара бәйсез әдәби премиясе җитәкчесе Ирина Виталий кызына кызыксындырган сорауларыбызны бирдек. -
КАЗАНДА ЯЛ ИТӘБЕЗМЕ?
Күп кеше җәй көне гаиләсе белән Казанга ял итәргә килә. Шәһәр зур, бәяләр төрле, барасы килгән урыннар иксез-чиксез. Иң сыйфатлы һәм матур урыннарны сезгә дә тәкъдим итәбез. -
«АЛТЫН КУЛЛЫ ЕГЕТ»
Технологияләр идарә иткән дөньяда кул хезмәте аеруча кадерләнә. Мине бигрәк тә егетләрнең иҗади эш белән шөгыльләнүе сокландыра. Әлеге язмамның герое да шундыйлардан. Гади агач һәм металл кисәгеннән тулы бер сәнгать әсәре ясаучы алтын куллы Влад Коростылев турында беләсегез килсә, аның белән әңгәмәне укып китегез. -
«БЕЗ ВЕЛОСИПЕДТА ЯХШЫ КӘЕФ ӨЧЕН ЙӨРИБЕЗ!»
Белгәнебезчә, бүгенге көндә төрле спорт оешмалары, клублары артканнан арта бара. Безгә исә алар арасыннан күңелебезгә иң хуш килгәнен сайлап алырга гына кала. Әлеге язмамда мин шундый «комьюнити»ның берсе булган, төгәлрәге Казан шәһәренең «Bicycle sausages» дип аталган велосипедчылар оешмасы белән таныштырам. -
МОНОПОЛИЯ, УНО ҺӘМ ИМАДЖИНАРИУМ: ӨСТӘЛ УЕННАРЫ ДӨНЬЯСЫ
Без кайвакыт ял итү турында онытабыз кебек. Телефонда һаман иксез-чиксез видеолар карап яту да дөрес түгел. Бу, киресенчә, баш миенә артык эш. Ә буш вакытны рәхәт тә, файдалы да итеп ничек уздырып була соң? Дустым, мин беләм. Әлбәттә, өстәл уеннары! -
ЖУРНАЛИСТ ҺӨНӘР АЛЫШТЫРА: МИН ҮЗЕМНЕ НИЧЕК ТӨРЛЕ ӨЛКӘЛӘРДӘ СЫНАП КАРАДЫМ
Бервакыт күрше Зөләйха әби: «Кызым, кем булып эшлисең? Синең яшьтә инде ипилек булса да акча эшләргә кирәк», – дигән иде. Мин, бераз уйлагач: «Журналист мин, әбекәй», – дидем. Әмма Зөләйха әбине бу бер дә канәгатьләндермәде. «Журналист та һөнәр буламени?», – диде ул, сәерсенеп. Мин дә уйга калдым һәм үземне төрледән-төрле өлкәләрдә сынап карарга булдым. Кем белгән, бәлки, ниһаять, 16 нчы айфонга акча туплармын! -
«AUTUMN VIBES» ЯКИ КӨЗНЕ ЯРАТАМ ДИСӘҢ...
Теләсәң, көзнең үзенә генә хас әкияти вайбларын тотарга һәм әлеге фасылны чын мәгънәсендә яратырга өйрәнергә була икән бит. Менә уйлап карыйк әле: «җәй бетте» дә «җәй бетте», дип ыңгырашудан һәм зарланудан ни мәгънә бар? Көзнең җылысын, матурлыгын тулысынча тоеп калу рәхәтрәк түгелмени? -
СӘЛӘТЛӘРНЕ АКЧАГА ӘЙЛӘНДЕРЕРГӘ ӨЙРӘНӘБЕЗМЕ?
Безнең һәрберебезнең дә диярлек уку/эштән тыш яраткан шөгыле бар. Фикеремнең асылы шунда: булган шөгылеңне һөнәргә әйләндереп хезмәт хакы алып була. Ягъни яраткан шөгыльләребезне монетизацияләү турында сүз. -
«МОНДА БӨТЕН СТЕНДЛАР, ХӘТТА АШХАНӘДӘГЕ МЕНЮ ДА АЛМАН ТЕЛЕНДӘ – ШУЛКАДӘР РӘХӘТ!»
Чит телләрдә сөйләшүче кешеләр һәрвакыт ниндидер соклану уята миндә. Һәрбер өйрәнелгән тел яңа мөмкинлекләр ача бит ул. Тел белән бергә тарих, гореф-гадәтләрне дә өйрәнәсең, ә бу инде сәяхәткә чыгарга менә дигән сәбәп. Бүгенге әңгәмәдәшебез Казан кызы Карина алман телен су урынына эчә һәм киләчәктә Германиядә үз бизнесын ачарга тели. -
НИЧЕК КИТАП УКЫРГА ӨЙРӘНЕРГӘ?
Заманча технологияләр, дөньякүләм таралган интернет челтәренең безгә ясаган йогынтысы әйтеп бетергесез зур. Бөтен мәгълүмат шактый җиңел формада җиткерелгәч, әллә нинди зур, кабул итәргә катлаулы текстларны укып азапланасы килми. Бүгенге язма да нәкь менә шуның турында: ни өчен китап укырга кирәк һәм ничек үзеңдә әлеге файдалы гадәтне булдырырга? -
ӘНИ, МИҢА 17 ЯШЬ ҺӘМ МИН – МИЛЛИОНЕР!
Бу язма сиңа шәп мотивация һәм «теләсәң һәм тырышсаң бөтен нәрсәгә дә ирешеп була» дигән сүзләргә мисал булып торыр, дип уйлыйм. Әгәр дә син нәрсәгә дә булса тотынмавыңны «мин мәктәптә укыйм»га сылтыйсың икән, бу язманы ахырына кадәр укып чык. Мин сиңа ничек мәктәп укучысы була торып та, имтиханнарга әзерлекне онытмыйча, зур сумма акча туплап булуы турында бәйнә-бәйнә сөйләп китәчәкмен. -
«КАДРОВЫЙ РЕЗЕРВ» – ҮЗЕҢНЕ КҮРСӘТҮ ӨЧЕН МЕНӘ ДИГӘН ЫСУЛ!
Күптән түгел республикакүләм «Кадровый резерв» бәйгесенең чираттагы оффлайн этабы кысаларында матур чара узды. Ә 30 апрель көнне «Сәләт» йортында әлеге бәйгенең катнашучылары – Газизов Мөхәммәт һәм Хаҗиева Айлия чыгыш ясады. -
«ӘНИ, МИН АНСЫЗ ЯШИ АЛМЫЙМ!»: БӘЙЛЕЛЕК ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК
Белмим, сез ничектер, әмма мин кешеләргә бик тик ияләнәм. Ияләнүе рәхәт тә. Тик, кайбер вакытта, уйланып куясың да, инде тормышыңны ул кешедән башка күзаллый алмавыңны аңлыйсың. Бу, дөресен әйткәндә, бик куркыта. -
БӘХЕТНЕ КӨТТЕРТЕП АЗАПЛАМЫЙК!
«Бәхет – һичшиксез алда» – безнең иң якты мизгелләребез алда дип ышанып, хәзерге вакытны әрәмгә уздырмыйбызмы?
Белми калма
-
26 января 2026 - 10:28
ТАТАРСТАНДА 2026 ЕЛГА САБАНТУЙ ДАТАЛАРЫ БИЛГЕЛЕ
-
23 января 2026 - 12:16
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА «ОТЛИЧНИК»ЛАРНЫҢ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕНӘ ӨСТӘМӘ ЯЛЛАР БИРЕРГӘ ӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
22 января 2026 - 14:49
ТАТАРСТАНДА МИЛЛИ ПРОЕКТЛАРНЫ ГАМӘЛГӘ АШЫРУГА 53 МИЛЛИАРД СУМ ЮНӘЛТЕЛӘЧӘК
-
21 января 2026 - 13:53
КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР КӨНЕНӘ «ТРУДОВЫЕ РЕЗЕРВЫ»ДА «ТУСА» БУЛА