МОНОПОЛИЯ, УНО ҺӘМ ИМАДЖИНАРИУМ: ӨСТӘЛ УЕННАРЫ ДӨНЬЯСЫ
Без кайвакыт ял итү турында онытабыз кебек. Телефонда һаман иксез-чиксез видеолар карап яту да дөрес түгел. Бу, киресенчә, баш миенә артык эш. Ә буш вакытны рәхәт тә, файдалы да итеп ничек уздырып була соң? Дустым, мин беләм. Әлбәттә, өстәл уеннары!
Галимнәр дәлилләве буенча, өстәл уеннары баш миенә бик файдалы, чөнки «уйнап» кына да креатив фикер йөртүне, хәтер һәм логиканы үстереп була.
МОНОПОЛИЯ, 2-6 кешелек уен
Әлеге өстәл уены инде бик күп ел төрле яшьтәге кешеләр арасында популярлыгын югалтмый. Киләчәктә бизнесмен булырга теләсәң, бу уен нәкъ синең өчен! Төп максат – конкурентларың арасында беренчелекне алу.
Хәзерге вакытта монополиянең бик күп төрләре бар: башка юнәлешләргә (география, тарих, һ.б.) нигезләнеп тә өстәл уеннарын чыгаручылар шактый.
НАРДЫ, ике кешелек уен
Бу озын тарихлы һәм кызыклы мифлар белән бай иң борынгы өстәл уеннарының берсе. Аның максаты гади – үзең фишкаларыңны «өйгә» алып кереп, алданрак тактадан төшерү. Нардыда җиңеп чыгу өчен логика да, салкын акыл да, уңыш елмаюы да кирәк.
УНО, 2-10 кешелек уен
Бу уенны белмәүче кеше юктыр (аның барлыгы 150 миллионнан артык экземпляры сатылган!). Испан теленнән тәрҗемә итсәк, исеме «бер, берәү» дигәнне аңлата. Максаты – барлык карталардан да башка уенчыларга караганда тизрәк котылу. Кулда бер генә карта калгач, башкаларны кисәтү өчен «уно» дип кычкырырга кирәк.
ДЖЕНГА, 2-4 кешелек уен
Бу уенның исеме суахили телендә «төзү» дигәнне аңлата. Асылда, «Дженга» иң җитез һәм сизгерләр өчен. Кагыйдәләр гади: биек итеп ясалган бинадан чиратлашып агач кисәкләрен алып бару. Уенчылар бары тик бер кул белән генә файдалана ала. Иң мөһиме – бина аумаска тиеш!
ИМАДЖИНАРИУМ, 4-7 кешелек уен
Имаджинариум – ул өстәл уены гына түгел, ә хыяллар дөньясына сәяхәт! Аның төп максаты – рәсемнәргә ассоциацияләр уйлап табу һәм башкаларның ассоциацияләрен чишәргә тырышу. Бу уенда иң кызыгы - карточкалар комплекты: монда иллюстрацияләр махсус «Имаджинариум» өчен ясалмаган. Киресенчә, төрле рәссамнарның элек иҗат ителгән эшләре җыелган. Күз кызыгырлык уен, кыскасы!
Фото: Freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев