«КАДРОВЫЙ РЕЗЕРВ» – ҮЗЕҢНЕ КҮРСӘТҮ ӨЧЕН МЕНӘ ДИГӘН ЫСУЛ!
Күптән түгел республикакүләм «Кадровый резерв» бәйгесенең чираттагы оффлайн этабы кысаларында матур чара узды. Ә 30 апрель көнне «Сәләт» йортында әлеге бәйгенең катнашучылары – Газизов Мөхәммәт һәм Хаҗиева Айлия чыгыш ясады.
Айлия үз чыгышында катнашучыларга «Мы вместе» Халыкара премиясенең бөтен нечкәлекләрен сөйләде. Мөхәммәт исә РАнХИгС академиясе кысаларында узган «Летний кампус» турында кызыклы мәгълүмат белән бүлеште.
Айлия Хаҗиева:
– «Кадровый резерв» кысаларында мин үземне яңа яктан төрле өлкәләрдә сыныйм. Бүген дә без үзебезне кечкенә генә чара оештыручылары ролендә сынадык. Мин килгән кунакларны «Мы вместе» премиясе белән кызыксындырырга тырыштым. Төрле авырлыклар белән очраштык: башта үлә-бетә аудитория эзләдек, аннары кешеләрне чарага чакырырга тырыштык. Минем өчен бу бик кызыклы тәҗрибә.
Мөхәммәт Газизов:
– «Кадровый резерв» проекты кысаларында без Айлия белән чара үткәрдек, анда без ике кызыклы проектны тәкъдим иттек. Мин РАНХиГСның җәйге кампусын тәкъдим иттем. Чара шактый яхшы узды, мин материалны кызыклы итеп тапшырырга тырыштым, берничә мәзәк өстәдем, шулай ук смешариклардан цитата да. Әлбәттә, техник җиһазлар яки гомумән чарага әзерлек белән бәйле проблемалар да бар иде. Ләкин бу, асылда, иң кыйммәтле тәҗрибә, аннан сабаклар алырга һәм алга таба үсәргә кирәк. Айлиягә бу юлны бергә үткән өчен рәхмәт белдерәсем килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев