«РЕАКТОР» АРТ-РЕЗИДЕНЦИЯСЕ ҮЗЕНЕҢ 5 ЕЛЛЫГЫН БӘЙРӘМ ИТӘ!
25 нче сентябрь көнне яңартыла торган Химиклар мәдәният йортында ябык пресс-бранч булып узды.
Әлеге чарада Кадрия Бугрова киләчәк планнар һәм креатив индустрияләр фестивале турында мәгълүмат белән таныштырып китте: «Биш ел эчендә «Шәһәр-РЕАКТОР» идеяләр реакторы булды, Казанның спорт башкаласы гына түгел, ә илнең креатив башкаласы да була алуын исбатлады. Бу фестиваль яңа мәгънәләр формалаштыра, талантларга ярдәм итә һәм шәһәрне экспериментлар өчен җанлы киңлеккә әйләндерә».
«Шәһәр – РЕАКТОР» креатив индустрияләр фестивале 27-28 сентябрьдә Б. Рамеев исемендәге ИТ-паркта узачак. Фестивальгә килүчеләр ачык сөйләшүләрдә, мастер-классларда, төрле өлкә осталары белән очрашуда катнаша һәм «Станция мир» фестивалендә бии дә алачак! Шулай ук резидентларның товарларын сатып алу мөмкинлеге дә булачак.
«Шәһәр – РЕАКТОР» фестивалендә катнашучыларга түбәндәге чаралар тәкъдим ителә:
- төрле юнәлешләрдә танылган спикерлардан белем бирү программасы;
- «Этажи впечатлений» дигән арт-резиденциясенең 5 еллыгына багышланган күргәзмә;
- татарларның декоратив-гамәли сәнгать лабораториясе;
- традицион татар техникасын өйрәнү буенча мастер-класслар ( Казан җөе,тамбур җөе һ.б);
- лаборатория уздыру турында документаль фильм;
- интерактив уеннар;
- «Станция Мир» музыкаль шоу.
«Шәһәр-РЕАКТОР» вакыйга гына түгел, ә Татарстанның киләчәген формалаштыра торган мәдәни хәрәкәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
-
29 сентября 2026 - 11:15
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫНА ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ КУЛЛАНЫРГА РӨХСӘТ ИТЕЛӘЧӘК
Нет комментариев