КАЗАНДА ЯЛ ИТӘБЕЗМЕ?
Күп кеше җәй көне гаиләсе белән Казанга ял итәргә килә. Шәһәр зур, бәяләр төрле, барасы килгән урыннар иксез-чиксез. Иң сыйфатлы һәм матур урыннарны сезгә дә тәкъдим итәбез.
«КАЛЕЙДОСКОП» БАЛАЛАР ПАРКЫ
Балалар паркына бу исем 2017 елда капиталь реконструкциядән соң бирелә. Әлеге атама проект авторларының парктагы төрле төстәге объектларына, бизәкләренә һәм структурасына салган төп идеясен чагылдыра. Паркта эре һәм вак чуерташтан, чирәмнән, агачтан, таштан һәм йомычкадан ясалган Казанда беренче һәм әлегә бердәнбер «тактиль юл» бар. Ул балаларның моторикасын һәм чыдамлыгын үстерү өчен хезмәт итә.
Адрес: Сыртланова һәм Гарифьянов урамнары кисешендә
Эш режимы: тәүлек буе
«ТУГАН АВЫЛЫМ» МИЛЛИ КОМПЛЕКСЫ
Әлеге комплекс 2005 елда Казанның меңъеллыгы уңаеннан ачыла. Бу – Казан уртасында урнашкан нәни бүрәнә өйләр һәм заманча итеп эшләнгән, ямьле, чып-чын кечкенә авыл. Монда аш-су әзерләү буенча һәм төрле һөнәри мастер-классларда, экскурсия һәм милли программаларда катнашып була. Кыскасы, һәр кеше дә күңеленә хуш килгән шөгыль таба алачак.
Адресы: Туфан Миңнуллин ур., 14/56
Эш вакыты: көн саен 9:00-00:00
ЗАМАНЧА СӘНГАТЬ ГАЛЕРЕЯСЕ
Бу – Казанда заманча сәнгать буенча махсуслашкан бердәнбер зур күргәзмә мәйданчыгы. Галерея архитектор Г. А. Бакулин тарафыннан необрутализм эстетикасында төзелгән зур өч катлы бинада урнашкан. Монда Россиянең сәнгать белгечләре һәм рәссамнары лекцияләрен тыңларга, мультимедиа күргәзмәләрен үткәрергә, өстәмә чынбарлык залын күрергә мөмкин. Бу чын сәнгать дөньясы!
Адрес: Карл Маркс урамы, 57
Эш вакыты: сиш-якш – 12:00-21:00
Билетлар: бәяләр 500 сумнан башлана, ташламалы билетлар бар, һәр айның беренче сишәмбесендә керү – бушлай
ТУП САРАЕ МУЗЕЕ («ПУШЕЧНЫЙ ДВОР»)
Туп сарае музее – «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының бер бүлекчәсе. Башта, XVIII гасырда, монда металл кою урыны, соңрак – офицерлар өчен торак, аннары исә солдатлар ашханәсе булган. Музейның иң төп экспозициясе – 1990 еллар ахырында реставрация эшләре барышында табылган кою чокыры. Аның XVII-XVIII гасырларда кирпечтән салынган өлеше сакланган. Музейда экскурсияләр, квестлар, мастер-класслар һәм төрле яшь категорияләренә исәпләнгән башка мәдәни-белем бирү программалары үткәрелә.
Адрес: Кремль урамы, 2 нче йорт
Эш вакыты: дш-пҗ – 10:00-18:00, җм – 11:00-20:00, шм-якш –10:00-18:00
Билетлар: 18 яше тулганнарга – 250, студентларга – 150, төркем составында мәктәп укучыларына – 100 сум
«АКТИВИЗОН» ГАИЛӘ КҮҢЕЛ АЧУ ПАРКЫ
Әлеге парк 2024 елның декабрендә эшли башлады. Бу уникаль урын бөтен гаилә өчен актив ялның идеаль форматы булып тора, чөнки монда балалар һәм өлкәннәр өчен мавыктыргыч аттракционнар тәкъдим ителә. Батутта сикерүме, баулардан йөрүме – барысы да каралган. Шулай ук ай саен яңа программалар чыгып тора.
Адресы: Петербург урамы, 1 йорт
Эш вакыты: көн саен 10:00-22:00
Билетлар: 600 сум бер кешегә
КАЗАН ЗООБОТАНИКА БАКЧАСЫ
Казан зооботаника бакчасының яңа территориясе Африка стилендә ясалган. Арыслан, горилла, шимпанзе, крокодил, фламинго, гепард, дикобраз – барлыгы 300гә якын хайван бар. Болардан тыш монда сирәк очрый торган үсемлекләрне дә күреп кайтып була. Территория ял итү зоналары һәм уен мәйданчыклары белән җиһазландырылган, шулай ук күзәтү мәйданчыгы булган ресторан эшли.
Адресы: Һади Такташ урамы, 120 йорт
Эш вакыты: көн саен 8:30-21:00
Билетлар: 18 яше тулганнарга 500, студентларга һәм 3-7 яшьтәгеләргә 250 сум
КЫЗЫКЛЫ ФӘН ҺӘМ ТЕХНИКА ЙОРТЫ
Кызыклы фән һәм техника йорты – Татарстанда балалар һәм өлкәннәр өчен беренче интерактив фәнни-күңел ачу үзәге. Биредә төрле техник җиһазларның төзелеше һәм эшләү принцибы белән танышып, хәтта үз фәнни тикшеренүеңне дә үткәреп була. Шулай ук монда көн саен интерактив экскурсияләр, мастер-класслар, шоу-программалар, лекторий һәм түгәрәкләр үткәрелә.
Адресы: Г. Тукай урамы, 91 йорт
Эш вакыты: көн саен 10:00-19:00
Билетлар: 3-16 яшьтәгеләргә – 650, 16 яшьтән башлап – 550
Сурәт: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 августа 2025 - 11:19
КАЗАНДА БРЕЙКИНГ ҺӘМ УРАМ СӘНГАТЕ БУЕНЧА 17 ХАЛЫКАРА ТУРНИР «КОМБОНЕЙШН» УЗАЧАК
-
13 августа 2025 - 15:41
ТАТАР ТЕЛЛЕ РАДИОЛАР АРАСЫНДА ВОЛЕЙБОЛ УЕННАРЫ
-
11 августа 2025 - 15:32
Архитектура һәм дизайн өлкәсендә үзеңне сынап карарга мөмкинлек: «ЯШЬЛӘР ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ» ФОРУМЫ
-
8 августа 2025 - 16:46
АКТИВ ЯШҮСМЕРЛӘРГӘ ПАТРИОТИК ЛАГЕРЬ
Нет комментариев