Логотип Идель
Бу – тема!

МОҢЛЫ ПСИХОЛОГИЯ: Ә СИН НИНДИ ҖЫРЛАР ТЫҢЛАРГА ЯРАТАСЫҢ?

Дустым, хәзерге вакытта кешенең нинди музыка тыңлавына карап аның холык үзенчәлекләре, вакыйгаларга карашы хакында күпне әйтеп була икән.

Әйдә, тикшереп карыйк әле!

Әгәр дә син заманча көйләр, ягъни TikTok тренд җырлары, Karna.Val, Егор Шип, Даня Милохин, Егор Крид, Gayazov$ Brother$ кебек җырлар тыңларга ярата икәнсең, димәк:

Син – киңкырлы, актив, тиктормас кеше. Шулай ук, син замана белән бергә атлыйсың. Сиңа кәефләнеп, һәр мизгелнең рәхәтен тоеп бүгенге көн белән яшәү бик тә ошый.

Киңәшләр: әзрәк җитдирәк булырга, киләчәк тормыш хакында уйланырга тырыш. Үзеңне нинди һөнәр иясе итеп күрәсең? Шушы өлкәдә тәҗрибә туплап, белемнәреңне ныгытып ал. Авырлыкларда сыгылып калмас өчен, алдан тормыш сынауларына әзерлән. Кызганычка, тормышның тоташ актан гына тормавын аңла, һәм шуңа киләчәгеңә җитдирәк кара. Шул ук вакытта шаян гамьсезлегеңне дә югалтма, бу сиңа бик килешә ☺

Әгәр дә син мәгънәле, популяр чит ил җырларын (ABBA, Imagine Dragons, Beatles, Harry Styles һ.б.) хисләнеп тыңлыйсың икән, димәк:

Син – бик хисле, тик шул ук вакытта тормышка җитди караучы кеше. Син үзеңне инде күпне күргән, уттан-судан узган кеше дип саныйсың, һәм башкаларга бераз өстән карыйсың. Шулай ук син бик җаваплы кеше һәм башкаларда да бу сыйфатны күрергә телисең. Син барлык эшне дә җиренә җиткереп, пөхтә итеп башкарасың, шул ук вакытта еш эч пошудан газапланасың һәм үзеңне ялгыз итеп тоясың.

Киңәшләр: Җаваплылык, салкын акыл, һичшиксез, бик файдалы һәм кирәкле сыйфатлар, әмма, килешәсеңдер, моның белән генә чикләнеп булмый. Эшне никадәр генә чиста, төгәл башкарсаң да, тәмләп ял итүгә, рәхәтләнеп бию, кычкырып җырлауга, бала-чага төсле сикереп сөенүгә ни тора? Шикләнмим дә, мондый яшәү рәвеше сиңа бик ошап китәчәк!

Аннан соң, аралаш, яңа дуслар тап. Беркемнән оялма, үзеңнән шикләнмә, тормыш алай куркыныч түгел, ышан, дустым.

Әгәр дә син хәзерге вакытта популяр рус рэперларын: Мияги&Эндшпиль, Jony, Конфуз, Оксимирон, һ.б. яратып тыңлыйсың икән, димәк:

Син бик шаян, аралашучан кеше. Синең дусларың да күп, син компанияда үзеңне күрсәтеп, шаян сүзләрең һәм киң елмаюың белән аерылып торасың. Сине яраталар, тирә-юньдәгеләр белән тиз уртак тел табасың. Әмма шул ук вакытта син тыныч, салкын да була беләсең. Әгәр дә кирәк икән, дөрес юлны тиз таба һәм дөрес фикергә килә аласың.

Киңәшләр: Мин сиңа якыннарыңа, тирә-юньдәге кешеләргә игътибарлырак булырга һәм башкаларның фикеренә дә хөрмәт белән карарга киңәш итәм. Син аңла: һәр кеше – шәхес, һәркем хөрмәткә, җылы мөнәсәбәткә мохтаҗ. Һәм шуңа күрә дусларыңа, әти-әни, туганнарыңа җылыңны кызганма, алар белән гел мөлаем, ачык йөзле булырга тырыш.

Син күп шаярасың һәм көләсең, әмма якын кешеләрең кайвакыт, аеруча авыр хәл булганда, төпле киңәш, нык терәккә дә мохтаҗ булалар шул. Шуңа күрә аларны авыр хәлдә көчеңнән килгәнчә кара һәм сакла. Аннары исә, сиңа ярдәм кирәк кирәк булганда, алар да, кырык эшен кырык якка ташлап, синең яныңа йөгереп киләчәкләр.

Әгәр дә син K-Pop (BTS, Blackpink, һ.б.) юнәлешенә өстенлек бирәсең икәнсең, димәк:

Син бик максатчан кеше. Гел үзеңә яңа максатлар куясың, тормышка планнар корасың, киләчәктә үзеңне «зур» кеше итеп күзалларга яратасың. Синең тормышка һәм тирә-яктагы кешеләргә таләпләрең югары, бар нәрсәне дә идеальләштерергә яратасың. Шул ук вакытта син бик нәзакатьле, хыялый кеше дә. Син озын көзге кичләрне яфраклар кыштырдавын тыңлап, якты киләчәк хакында хыялланырга һәм тормышның гаделсезлеге турында уйланып утырырга яратасың.

Киңәшләр: Дустым, беренчедән, үзеңә ирешә алмаслык максатлар куйма. Шул ук вакытта, хыял дөньясы нинди генә татлы булса да, күбрәк җирдә яшә, яме. Беләсеңме, иң яхшысы, нишләргә? Реаль тормышыңны хыялыңдагы төсле ит. Бу авыр түгел. Син тырышсаң, барысын да булдырачаксың, мин шикләнмим дә.

Безләрне дә онытмагыз

Дустым, әгәр дә син көн дәвамында «араларда югалма, монда бул кыю», яисә «вакыт узса да, мин Раушан баласы» – дип җырлап йөрисең икән, «ә мине онытып калдырган бу Рәйсә», – дип үпкәләргә берүк ашыкма!

Тантаналы рәвештә игълан итәм: әгәр дә син Malsi Music, Ilgiz, Zarina җырларын тыңлыйсың икән, димәк, син – текә сәлкеш.

Ә киңәшем бер генә: ябалак рухын югалтма.

Топ биш җыр: (ихлас күңелдән тагын бер кабат тыңларга киңәш итәм:

1. Imagine Dragons «Believer»

2. Рөстәм Галимҗанов «Бәхет Яңгыр»

3. Ранетки «Чемпионы Любви»

4. TheFatRat «Rise Up»

5. Макс Корж «Горы по колено»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев