«ДӘҮ ӘНИ-ДӘҮ ӘТИ КӨНЕ» РЕСПУБЛИКА АКЦИЯСЕ
2025 елның 1-10 октябрь көннәрендә, олыларга багышланган ункөнлек кысаларында, «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Дәү әни-Дәү әти көне» республика акциясе үтәчәк. Аның максаты – гаилә кыйммәтләрен ныгыту, буыннар арасындагы элемтәләрне арттыру, олы буын вәкилләренең социаль ролен үстерү.
Акциянең оештыручы – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Чараны «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе («Татарстанның мәдәният ресурс үзәге» ДБУ) гамәлгә ашыра.
Акциядә Татарстан җирлегендә яшәүче 6 яшьтән 14 яшькә кадәр балалар һәм яшьүсмерләр катнаша ала. Чарада катнашу өчен 2025 елның 1-10 октябрь көннәрендә үзеңнең «ВКонтакте» сәхифәсендә әби-бабайларга багышланган язма урнаштырырга кирәк.
Катнашучылар үзләре теләгән форматны сайлый ала:
- Дәү әни яисә дәү әти белән видеоинтервью (5 минутка кадәр), алар анда тормышларының кызыклы истәлекләре белән бүлешә.
- Олы яшьтәге туганнарыгызның халык уеннары, аларның кагыйдәләре турында видеоаңлатма.
- Катнашучының дәү әнисе яисә дәү әтисе турында ясаган иҗади видеоязмасы.
- Фотолар (хәзерге яки гаилә архивыннан), фотоларга кыска гына аңлатма да беркетелергә тиеш.
- Махсус хикәя яки кызыклы истәлек.
Барлык материаллар да уңай рухлы, позитив, олыларга рәхмәт хисләре белән сугарылган булырга тиеш. Чарада катнашу өчен акциянең хештегын күрсәтү мәҗбүри: #СПАСИБОБАБУШКАИДЕДУШКА2025.
«Акция тарихи хәтерне һәм гаилә традицияләрен саклау, балаларның гаилә тарихы белән кызыксынуын арттыру, шулай ук олы буынга карата ихтирам белдерү өчен бик уңай мөмкинлек», – дип саный оештыручылар.
Акция кысаларында килгән эшләр оештыру комитеты тарафыннан оригинальлек, теманың тирәнтен ачылуы, эмоциональлек, дөреслек, язмаларның сыйфаты кебек критерийлар буенча бәяләнәчәк. Акциядә катнашу оештыручылар тарафыннан язмаларның коммерцияле булмаган максатларда файдаланылуына ризалык бирү дип санала.
Акциянең нәтиҗәләре 2025 елның 25 октябренә кадәр игълан ителәчәк. Иң яхшы эшләр авторлары истәлекле бүләкләргә лаек булачак. Җиңүчеләр исемлеге һәм бүләкләр тапшыру тәртибе турындагы мәгълүмат «Татарстанның мәдәният ресурс үзәге» ДБУнең «ВКонтакте»дагы (https://vk.com/tatcultresurscentr) рәсми сәхифәсендә һәм Үзәкнең рәсми сайтында (https://tatcultresurs.ru/) игълан ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 сентября 2025 - 14:16
«РЕАКТОР» АРТ-РЕЗИДЕНЦИЯСЕ ҮЗЕНЕҢ 5 ЕЛЛЫГЫН БӘЙРӘМ ИТӘ!
-
26 сентября 2025 - 10:18
«ДӘҮ ӘНИ-ДӘҮ ӘТИ КӨНЕ» РЕСПУБЛИКА АКЦИЯСЕ
-
16 сентября 2025 - 13:43
«КРОСС НАЦИИ»ДА ЙӨГЕРӘБЕЗМЕ?
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
Нет комментариев