«БЕЗ ВЕЛОСИПЕДТА ЯХШЫ КӘЕФ ӨЧЕН ЙӨРИБЕЗ!»
Белгәнебезчә, бүгенге көндә төрле спорт оешмалары, клублары артканнан арта бара. Безгә исә алар арасыннан күңелебезгә иң хуш килгәнен сайлап алырга гына кала. Әлеге язмамда мин шундый «комьюнити»ның берсе булган, төгәлрәге Казан шәһәренең «Bicycle sausages» дип аталган велосипедчылар оешмасы белән таныштырам.
«Bicycle sausages» клубына йөрүчеләрне велосипедлар гына түгел, ә маҗараларга мәхәббәт һәм актив тормыш рәвешенә омтылу берләштерә. «Без рекордлар өчен түгел, ә ләззәт, яңа ачышлар һәм яхшы кәеф өчен йөрибез», – ди алар.
Әлеге комьюнитиның төп кыйммәтләре:
1. Төрлелек, ягъни бер форматка бәйләнмәгән булу. Аларга шәһәр велопрогулкалары да, тизйөрешле шосселар да, иң көтелмәгән маршрутлар буенча йөрү дә ошый.
2. Маҗараларга мәхәббәт – алар йөрәячәк маршрутларын алдан белми (күпчелек очракта алып баручы гына хәбәрдар була) һәм һәрвакыт яңа урыннарны ачу яклы. Кайвакытта маршрут хәрәкәт иткән вакытларында ук туа. Катнашучылар әйтүенчә, алар гадәти булмаган сәфәрләрне нык ярата.
3. Аралашу культурасы – велосипед кешеләрне берләштерә. Актив сәфәрләрдән соң алар каһвә яки чәйгә эчәргә җыелырга ярата. Тәэсирләре һәм киләчәккә планнары турында фикер алышалар.
4. Индивидуальлекне хуплау, ягъни һәр катнашучының уникаль якларын күрә белү. Шулай ук әлеге төркем катнашучыларына, гомумән, башка кешеләргә карата хөрмәт белән карау.
5. Велосипедларны популярлаштыру һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча курыкмыйча йөрергә өйрәтү.
«Bicycle sausages»ның оештыручысы Булат Шәмсетдинов белән әңгәмә.
– Булат, сезгә мондый кызыклы комьюнити булдыруга идея кайдан килде?
– Миңа, гомумән, велосипедта төркем белән йөрү ошый иде. Кайчандыр Мәскәүдә велосипед заездлары барлыгы турында ишеттем. Төп идеяне алардан алдык дисәк тә була.
– Клубны оештырырга сезгә кем дә булса ярдәм иттеме? Гомумән, «уң кулым» дип атый ала торган кешегез бармы?
– Әйе, шөкер, бар. Бу Казанда укыган дустым, танышым Алмаз Билалов. Ул миңа һәрвакыт ярдәм итеп килә. Аңа барысы өчен дә рәхмәтем чиксез!
– Катнашучылар саны күпме икән?
– Безнең заездларда катнашучылар саны төрлечә: 5 тә була, 20 кеше дә җыела. Җәйнең беренче көнендә кешеләр саны 50гә дә җитә. Бу яхшы күрсәткеч дип саныйм.
– Ә клубка керер өчен нинди шартларны сакларга кирәк?
– Сәер яңгырарга мөмкин, әмма адекват булу, ягъни клуб кагыйдәләрен үтәү, шлем кию һәм төзек велосипедта килү кирәк.
– Сезнең клубның киләчәккә планнары нинди һәм берничә елдан соң аны нинди итеп күрәсез?
– Алга таба да йөрүне дәвам итәргә, ләкин инде башка төбәкләргә, шәһәрләргә төркем белән сәяхәт итәргә, офыкларны киңәйтергә! Шулай ук, барлык катнашучылар җыела алырлык база-штабыбыз булсын иде. Киләчәктә үзебезне Казанда иң яхшысы һәм зур тизлек белән үсә торган клуб итеп күрәм!
ВЕЛОСИПЕДТА ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕ
Велосипед – хәрәкәт итү, тренировкалар һәм, гомумән, күңелле вакыт үткәрү өчен менә дигән транспорт төре. Ләкин сәфәрләр иминлек ягыннан тыныч үтсен өчен юл йөрү кагыйдәләрен белергә һәм иминлек чараларын онытмаска кирәк. «Ялкын» сезнең сәламәтлекне кайгыртып, әлеге кагыйдәләрне туплады:
1. Велосипедта йөрүче 14тән кечерәк булса, ишегалдында гына йөрергә рөхсәт ителә.
2. 14 яшьтән соң велосипедчылар полосасыннан да йөрергә рөхсәт ителә.
3. Бер велосипедка берничә кеше утырып йөрү тыела.
4. Велосипедчыда һәрвакыт шлем һәм тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиеш.
5. Рульгә тотынмыйча яки бер кул белән генә тотынып бару тыела.
6. Юл аркылы чыкканда велосипедтан төшеп, аны тотып барырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев