Логотип Идель
Белми калма

ТАТАР ТЕЛЛЕ РАДИОЛАР АРАСЫНДА ВОЛЕЙБОЛ УЕННАРЫ

Татарстанда эшләп килүче радиостанцияләр инде 11 ел дәвамында волейбол кырында очрашып, матур уен белән сөендерәләр. Быел исә әлеге спорт бәйрәмен оештыру «Тәртип» радиосы җилкәсендә.

20 август көнне сәгать 10:00-15:00дә Сибгат Хәким урамы, 62а адресы буенча татар телле радиостанцияләр көч сынашачак. Нәкъ менә шул көнне «Тәртип» радиосы үзенең 5 еллык юбилеен да билгеләп үтә. Сүз уңаеннан, алар инде 3 нче тапкыр беренчелеккә лаек булып, кубокка ия булганнар!

«Волейбол ярышына уен дип кенә карарга ярамый», – дип сүзен башлады «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева:

- Ул – экскурсия дә, аралашу да, милли ризык та, урман да. Әлеге ярыш туган телебезне һәм үзара дуслыкны саклауда да бик зур көчкә ия.

Быел волейбол ярышында барлыгы 6 команда катнашачак дип көтелә. Оештыручылар сүзләре буенча, уен чәй эчү, җырчыларның чыгышлары, җанлы аралашу белән үрелеп барачак. Оригиналь лозунг уйлап табучы, чын күңелдән җан атарга килгән тамашачыларны махсус бүләк көтә.

«Волейбол – шактый популяр уен төре. Татарларның төп спорт төре көрәш дип әйтсәк тә, волейбол да читтә калмый. Татар артистлары, журналистлары, җәмәгать эшлеклеләре дә күбесе әлеге спорт төре белән кызыксына, хәтта  профессиональ дәрәҗәдә дә уйный», – ди турнирның баш хөкемдары Илназ Фазуллин.

Катнашучыларга уңышлар һәм матур уен теләп калабыз!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев