Логотип Идель
Белми калма

Архитектура һәм дизайн өлкәсендә үзеңне сынап карарга мөмкинлек: «ЯШЬЛӘР ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ» ФОРУМЫ

2025 елның 19 августыннан 21 августына кадәр Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы, «ДОМ.РФ», «Шәһәр реновацияләре» Гомумроссия оешмасы ярдәмендә Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган «Яшьләр һәм шәһәр мохите» II Бөтенроссия яшьләр форумы узачак.

Форум «Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» Бөтенроссия форумы кысаларында уза һәм шәһәр төзелеше, архитектура, дизайн һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә Россиянең 89 төбәгеннән 400дән артык студент һәм яшь белгеч җыячак. Төп максат – яшь катнашучыларга һөнәри һәм иҗади яктан үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру, шулай ук аларның карьера мөмкинлеге турында күзаллавын формалаштыру.

Өч көн дәвамында катнашучыларны бай программа көтә: 30дан артык чара – пеленар утырышлар, экспертлар белән дискуссияләр, күргәзмә экспозицияләре, проект сессияләре, шулай ук нетворкинг һәм шушы өлкәдә әйдәп баручы шәхесләр белән очрашулар. Эш дүрт тематик төркемдә оештырылачак:

 «Шәһәр энергиясе» интенсивы

Яшь урбанистлар, архитекторлар һәм активистлар территорияләрне үстерү өчен карарлар тәкъдим итәчәк. Биредә идеяләр проектларга әверелә, ә проектлар – төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү этабына күчә.

«Шәһәр медиасы» лабораториясе

Яшь авторлар, активистлар һәм шәһәр энтузиастлары шәһәр тормышы, трансформацияләр турында үзләренең беренче медиапроектларын булдыра торган лаборатория.

«Фиджитал-урбанистика» остаханәсе

Яшь урбанистлар, дизайнерлар һәм технологик энтузиастлар цифрлы инструментлар һәм реаль интервенцияләр синтезы аша шәһәр мохитен үзгәртергә өйрәнә торган белем бирү модуле.

«Һөнәри траектория» программасы

Бу мәйданчыкта катнашучылар кече шәһәрләрне үстерү юлларын бергәләп эзлиләр. Биредә идеяләр алмашу, тере нетворкинг һәм төбәкнең төп эш бирүчеләре белән очрашуларда проектлар, иҗади коллективлар һәм карьера мөмкинлекләре туа.

Форумның мәртәбәле кунагы Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин булачак.

«Яшьләр һәм шәһәр мохите» II Бөтенроссия яшьләр форумына теркәлү 2025 елның 15 августына кадәр түбәндәге сылтама буенча бара: https://forumgorodov.reg.events/participant_young_architects/  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев