АВГУСТ 2025
«Ялкын»ның август саны тышлыгын тормышка ашыру ясалма фәһем (искусственный интеллект) ярдәмендә башкарылды. Монда күрсәтелгән рәсемнәр болай гына сайланылмаган. Без август санын Татарстаныбызга, аның районнары, матур урыннарына багышларга булдык.
Журналыбызда Татарстан районнарының үзенчәлекле җирләрен, Казанда ял итү өчен иң сыйфатлы һәм матур урыннарын җыйдык. Шулай ук чын татар авыллары башка милләт авылларыннан нәрсәсе белән аерыла дигән кызыклы язманы да укып китә аласыз.
Бу санда сине график диктант, тест, раскраска кебек бик күп интерактивлар көтә.
Комикс буларак Мамадыш районының Кече Кирмән авылыннан Гөлинә Фәрхуллинаның «Русча белмим» исемле хикәясе көтә.
«Тарихлы бит» сәхифәсе исә бу юлы Казан ханлыгы сәясәте һәм турында.
Җәйнең ахыргы аен истә калырлык итеп үткәр, ялкынлы дустыбыз!
Белми калма
-
23 июля 2026 - 13:15
ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫНА ГАРИЗАНЫ 25 ИЮЛЬГӘ КАДӘР БИРЕРГӘ МӨМКИН
-
23 июля 2026 - 13:12
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН «РОССИЯ – УЛ...» БӨТЕНРОССИЯ АКЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРАЛАР
-
22 июля 2026 - 16:14
«ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ» ТӘМАМ
-
21 июля 2026 - 13:59
«ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
Нет комментариев