Татарстанның Биектау районындагы «Чайка» лагере икенче ел рәттән «Время юных героев» дигән сменаны кабул итә. Бу – Татарстанның «Воин» үзәгенең хәрби әзерлекнең башлангыч нигезләрен өйрәтү программасының бер өлеше. Программаның максаты – 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшьләрнең шәхси потенциалын үстерү, аларга хәрби-патриотик тәрбия бирү.