КАЗАНДА БРЕЙКИНГ ҺӘМ УРАМ СӘНГАТЕ БУЕНЧА 17 ХАЛЫКАРА ТУРНИР «КОМБОНЕЙШН» УЗАЧАК
«Комбонейшн» (COMBOnation) – дөньяда аналоглары булмаган, брейкинг һәм граффити өлкәсендәге иң зур халыкара ивент, ул Татарстан башкаласында бөтен Россиядән иң яхшы биючеләрне һәм граффити-артистларны җыя. 2025 елда турнир 20-24 август көннәрендә 17 нче тапкыр уздырыла.
Дүрт көн дәвамында төрле шәһәр локацияләрендә төрле форматтагы 10 бию номинациясе буенча ярышлар узачак, ә бөтен дөньядан җыелган катнашучылар тәҗрибә уртаклашып, Чемпион титулы өчен ярышачак. Турнир Казанның төп мәдәни һәм спорт мәйданчыкларында үтә:
- Original People брейкинг мәктәбе (Мәскәү ур., 48)
- «Фабрика Алафузова» лофты (Гладилов ур., 55А)
- «УРАМ» экстрим-паркы (Кремль яр буе ур., 33)
- «Ак Барс» көрәш сарае (Фатыйх Әмирхан ур., 1Г)
- Бар «ХИС» (Профсоюз ур., 34)
- Бар «ЩА» (Щапов ур., 26Д)
- «Корстон» КСКК (Ершов ур., 1А)
Ел саен турнирда 3000нән артык биюче катнаша, ә кунакларның гомуми саны 35 000 кешедән арта. География киң – Казанга 90 шәһәр вәкилләре килә.
Турнир өч юнәлешкә бүленгән:
BREAKING: мәдәният легендаларыннан мастер-класслар, ачык күнегүләр, рекордлдар кую, чакырылган катнашучыларның чыгышлары, 10 нан артык бию номинацияләре буенча квалификацияләр һәм финаллар.
CULTURE: урам культурасы өлкәсендәге легендалар һәм хакимият вәкилләре белән ачык әңгәмәләр, диджейлар өчен скретч-батл, театраль перфоманс-батл, турнирны ябу хөрмәтенә электрон музыка фестивале.
ART: шрифтлар буенча граффити-батл, бөтен шәһәр буенча төрле килештерелгән локацияләрдә барлык теләүчеләр өчен ачык граффити-джем, тэглар буенча батл.
ФЕСТИВАЛЬ ХӨКЕМДАРЛАРЫ:
- Lil Amok (Adnan Dushaku, Германия)
- Brahim (Brahim Zaibat, Франция)
- Pocket (Kim Gijoo, Көньяк Корея)
Моннан тыш, турнир кунаклары сыйфатында танылган алып баручылар диджейлар чакырыла, алар арасында:
• FOBOS HAILEY – LOM сәнәгать командасының идеологы һәм нигез салучысы, Мәскәү лейблы Resonance резиденты. Аның музыкасы Европа клубларында, халыкара фестивальләрдә һәм онлайн-подкастларда яңгырый: алар арасында иң популяр Boiler Room, HOR, BBC radio 1, RINSE FM, NTS һәм DJ MAG ны аерып күрсәтергә була.
• ROCKID – брейкинг дөньясында профессиональ музыкаль продюсер, «Комбонейшн» турниры резиденты. Россиядә чит ил винил лейблларында чыгарыла торган бердәнбер гамәлдәге брейк-диджей. Аның дискографиясендә 6 винил пластинкасы, ә аның треклары планетаның иң зур чемпионатларында уйный.
• SOUTH SCREAM – профессиональ диджей, алып баручы, музыкаль продюсер, биюче, Yalta Summer Jam, Extreme Кырым, Snickers Урбания һәм башка бик күп фестивальләр оештыручы. Дөньяның 15 илендә DJ/MC ролендә чыгыш ясый.
«Комбонейшн» турниры Казанда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Мәдәни инициативалар Президент фонды һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) «Татарстанда җәй» программасы һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 августа 2025 - 11:19
КАЗАНДА БРЕЙКИНГ ҺӘМ УРАМ СӘНГАТЕ БУЕНЧА 17 ХАЛЫКАРА ТУРНИР «КОМБОНЕЙШН» УЗАЧАК
-
13 августа 2025 - 15:41
ТАТАР ТЕЛЛЕ РАДИОЛАР АРАСЫНДА ВОЛЕЙБОЛ УЕННАРЫ
-
11 августа 2025 - 15:32
Архитектура һәм дизайн өлкәсендә үзеңне сынап карарга мөмкинлек: «ЯШЬЛӘР ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ» ФОРУМЫ
-
8 августа 2025 - 16:46
АКТИВ ЯШҮСМЕРЛӘРГӘ ПАТРИОТИК ЛАГЕРЬ
Нет комментариев