Логотип Идель
Бу – тема!

«МИН ИНТЕРНАТТА ТОРАМ!»: МӘКТӘП ЕЛЛАРЫНДА УК – ТУЛАЙ ТОРАК «ВАЙБЫ»

Берәүләрне мөстәкыйль тормыш «төпсез океан» шикелле куркытса, икенчеләр исә, киресенчә: «Кайчан гына мәктәпне тәмамлыйм да, шәһәргә, күпме көткән иреккә юл тотармын икән», дип уйлый. Ә кемнеңдер исә, (менә бу минем очрак) туган мәктәптә кысан тоела башлап, яңадан-яңа үрләр яулыйсы, матур итеп әйтсәк, «дөньяны күрәсе, үзен дөньяга күрсәтәсе килә». Озак икеләнеп торганнан соң, мин уйда гына йөргән теләгемне чынга ашырырга булдым һәм эшкә керештем. Әлеге тарихны сиңа да сөйләп китим әле.

Интернат-мәктәп яңа тормышка бер адым

Үз тарихымны сөйләгәнче, кыскача гына интернат-мәктәпләр хакында мәгълүмат бирим әле. Интернат-мәктәпләрнең башка белем бирү оешмаларыннан төп аермасы син өеңдә түгел, ә студент шикелле тулай торакта яшисең. Бу бөтенләй чит шәһәр булырга мөмкин һәм син өеңә ялларда гына кайтасың. Күпчелек очракта укытуда интернат-мәктәпләр билгеле бер фәнгә басым ясый. Мәсәлән: гуманитар гимназия-интернат, яисә, киресенчә, төгәл фәннәр буенча интернат-лицей, һ.б. Ә бирегә эләгү өчен сиңа мәктәп билгеләрең, уңышларың хакында мәгълүмат һәм кереш имтихан бирү кирәк була.

Кыскасы, әгәр синең тормышыңны үзгәртәсең, мөстәкыйльлеккә өйрәнәсең, яңа максатларга ирешәсең килсә, интернат бер дигән вариант! Монда син үз-үзең өчен җаваплы һәм шуңа күрә мөстәкыйль тормышка шактый тиз ияләшәсең. Яңа дуслар, яңа кешеләр белән танышу интернат-мәктәпләрнең бер уңай ягы.

Минем тәҗрибә

«11 сыйныфка күчәр алдыннан гына мәктәп алыштырырга син җүләр түгелдер ич диюче якыннарымның, дусларымның, укытучыларның сүзләренә әле ярый колак салмаганмын икән. 10 нчы сыйныфны тәмамлаганда кисәк кенә тормышымны, әйләнә-тирәмне үзгәртәсем, шәһәр тормышына ияләшәсем, мөстәкыйльлеккә өйрәнәсем, яңадан-яңа үрләр яулыйсым килде. Туган авылымда, мәктәбемдә миңа кысан тоелды. Күпме кеше мине әлеге адымнан туктатып калырга тырышса да, минем карарым инде кабул ителгән иде. Мин интернат-мәктәпләр эзләргә керештем. Казаннан гына түгел, Мәскәү, Калининградтан да эзләдем. Әйе, мин йортымны да, якыннарымны да, шулкадәр ияләшкән авылымны да ике дә уйламыйча калдырып китәргә әзер идем. Күпмедер вакыт эзләгәннән соң, мин «СолНЦе» интернат-мәктәбенә тап булдым. Оешма хакында мәгълүмат туплаганнан соң мәктәп директоры белән элемтәгә кердем. Монда бар да мин теләгәнчә: олимпиадаларга ныклы басым, инглиз теле, җәмгыять белеме фәннәрендә көчле мөгаллимнәр, киң, якты бүлмәле интернат. Шулай итеп мин «СолНЦе»га укырга керү өчен әзерләнә башладым. Бар булган диплом-грамоталарымны тупладым, портфолиомны әзерләдем һәм инглиз теле, рус әдәбияты, математика буенча белемнәремне яңартып алгач, кереш имтиханнарын бирергә юнәлдем. Кереш имтиханнары 10-14 августта иде, беренче булып рус әдәбиятыннан имтихан тапшырдым. Нинди баллар булганын әйтеп тормыйм, сер булсын. Әмма мине кабул итүләрен белгәч, шатлыгым чиксез иде. Реаль чынбарлык мин көткән хыяллардан да шәбрәк килеп чыкмасынмы! Монда бар хыялларым, максатларым чынга ашар, дип ышанып калам һәм сиңа киңәш бирәм: әгәр минем кебек үк интернат-мәктәпкә күчү теләгең бар икән – йөрәгеңне тыңла, ул алдамас.

 

Интернат-мәктәптә торып укуның уңай һәм тискәре яклары:

Уңай:

Тулы азатлык үз тормышыңа үзең хуҗа

Торган җирең мәктәптән ерак түгел

Тормышыңа яңалык кертү

Күпчелек өлкәләрдә белемеңне, тәҗрибәңне арттыру

Тискәре:

Син хәзер үзең өчен бары үзең генә җаваплы

Акчаны контрольда тотарга, керем-чыгымнарны анализларга кирәк

Укырга кирәк! «Гүләйт» итеп кенә эшләр пешми

 

Син керә ала торган топ-3 интернат-мәктәп:

1. Олимпиада үзәге, интернат-мәктәп «СолНЦе» монда һәр укучыны якты йөз белән каршы алалар һәм синең иң нәни талантыңны да зур итеп күрә, үстерә беләләр!

2. Актаныштагы «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» гуманитар юнәлешле бердәнбер интернат мәктәпләрнең берсе. Монда гуманитар өлкәләрдә яңадан-яңа тәҗрибә туплый аласың.

3. «Адымнар» полилингваль интернат-мәктәбе хәзерге вакытта иң популяр мәктәпләрнең берсе. Әлеге мәктәп заманча корылуы һәм ныклы.

Бу материал ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә «Яшь журналист лабораториясе» кысаларында әзерләнде 

Теги: мәктәп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев