Берәүләрне мөстәкыйль тормыш «төпсез океан» шикелле куркытса, икенчеләр исә, киресенчә: «Кайчан гына шәһәргә, күпме көткән иреккә юл тотармын икән», – дип уйлый. Ә кемнеңдер исә «дөньяны күрәсе, үзен дөньяга күрсәтәсе килә». Озак икеләнеп торганнан соң, мин уйда гына йөргән теләгемне чынга ашырырга булдым һәм эшкә керештем.