НИЧЕК КИТАП УКЫРГА ӨЙРӘНЕРГӘ?
Заманча технологияләр, дөньякүләм таралган интернет челтәренең безгә ясаган йогынтысы әйтеп бетергесез зур. Бөтен мәгълүмат шактый җиңел формада җиткерелгәч, әллә нинди зур, кабул итәргә катлаулы текстларны укып азапланасы килми. Әмма кайбер бәхетлеләр (ак көнләшү белән, яме) кечкенә чактан китап укырга өйрәнеп, әлеге гадәтне әле дә югалтмаганнар. Бүгенге язма да нәкь менә шуның турында: ни өчен китап укырга кирәк һәм ничек үзеңдә әлеге файдалы гадәтне булдырырга?
Ә НИГӘ КИТАП УКЫРГА?
Беренче чиратта, язганда грамматик/лексик хаталар шактый кими. Никадәр катлаулы әйтелешле сүз булмасын, язылышы сурәт булып күз алдыңа килә дә баса.
Әмма, «китап уку эрасын» башлап җибәргәнче, мин бер иншаны биш сәгать яза торган идем. Чөнки сүзләр юк. Хисләр, уйлар, укучыга җиткерәсе фикерләр бар, ә менә аларны кәгазьгә сыйдырырлык сүзләр табып булмый.
Китап укый башлагач исә, әллә нинди гомер ишетмәгән катлаулы, матур сүзтезмәләр, әдәби җөмләләр куллана башладым. Яза башласам исә... Сүзләр бетми!
Борчулы, киеренке чакта китап укысаң, үзеңне тынычланып калгандай хис итәсең. Яраткан китабыңны йотлыгып уку үзенә күрә бер медитация ул.
Ә КИТАП УКЫРГА НИЧЕК ӨЙРӘНЕРГӘ?
Әмма, кызганычка, әлеге файдалы һәм рәхәт гадәткә өйрәнүе алай ансат түгел. Беренчедән, без барлык кирәкле мәгълүматны телефон/ноутбук аша танышырга өйрәнгән инде, ә икенчедән, китап укырга вакыт кирәк. Ә ул ай-яй кадерле һәм сирәк әйбер шул.
– Бервакытта да үзеңне көчләп/мәҗбүриләп укыма. Сиңа нәрсә кызык? Детективмы? Мәхәббәт турында укырга яратасыңмы? Әллә инде анекдотлар ярдәмендә кәефеңне күтәрәсең киләме? Нәрсә ошый, нәрсә сиңа кызык, шуны укы. Ләззәт + файда – рәхәт комбо килеп чыга, әйеме?
– Иптәшләрең белән бергә укы. Мәсәлән, берәр танылган бестселлерны алып, фикер-хисләрне уртаклаша-уртаклаша бергә укый аласыз.
– Вакыт дигәннән. Буш вакытың бөтенләй булмаган очракта, автобуста/машинада барганда да укып алырга була. Иң мөһиме, укый башлаган китабыңны үзең белән йөртергә өйрән.
ЯШЬТӘШЛӘРЕМ НИ ДИ?
Гүзәл, 9 сыйныф укучысы:
Элек бер дә укырга яратмый идем. Хәзер мине китаптан аерып алып булмый. Бер дус кызым киңәш иткән детективны укыдым да, шуның белән башланып китте... Агата Кристиның «Десять негретят» әсәре иде ул. Китап укуы әмма да рәхәт икән ул, мәктәптән соң терапия шикелле.
Алмаз, 11 сыйныф укучысы:
Ничек дип шаярталар әле? «Ахыргы укылган китабым – букварь» дипме? Алай ук булмаса да, БДИ җыентыкларыннан тыш әллә ни укыганым юк минем. Берәр әсәрне кызык өчен булса да укырга тотынсам, беренче җөмләсенә үк абынып, теләгемне югалтам.
Алия, 1 курс студенты:
9-10 сыйныфларда укымаган китабым калмагандыр минем. Төрле авторлар, төрле жанрлар дигәндәй. Реаль дөньядан тыш, китап дөньям да бар иде минем. Әмма мавыгуым никадәр көчле булса, шулкадәр тиз суындым да мин...
Әмир, 7 сыйныф укучысы:
Мине китап укырга әти-әни мәҗбүр итә. Үз теләгем белән мәңге ачып та карамас идем. Рәхәтләнеп компьютер уеннары уйнар урынына интегеп повестьлар укуның ни файдасы бар икән…
Ләйлә, 8 сыйныф укучысы:
Мине китап уку тынычландыра. Берәр әйбер килеп чыкмаса, яисә ачуны чыгарса, тотам да рәхәтләнеп укырга керешәм. Булыша. Йога белән бертигез тәэсир итә дияр идем хәтта.
Мин менә бу 5 китапны укырга киңәш итәм:
1. Стефан Цвейг «Нетерпение Сердца» – бик әрнүле мәхәббәт тарихы. Төп героиня, паралич сугып аяксыз калган кыз, балерина булырга хыяллана.
2. Дафна дю Морье «Птицы» – хушны алыр дәрәҗәдә мавыктыргыч әсәр! Аны ниндидер сәер хисләр белән укыйсың, тәмамлангач та озак уйланып йөрисең.
3. Зифа Кадыйрова «Синсез килгән язлар» – бик кызганыч һәм матур мәхәббәт тарихы. Хатын-кызның рухи көчен сурәтли.
4. Эли Фрей «Синдром Алисы» – буллинг белән көрәшүче яшүсмер кыз тарихы. Бик мавыктыра, тәэсирләндерә торган әсәр!
5. Эдуард Веркин «Облачный полк» сугыш вакытын һәм кешеләрнең рухи дөньясын сурәтли. Тирән психологик әсәр.
Рәсем: «Freepik.com»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев