«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
Үзеңне иң яхшы яшь укытучы исеменә лаек дип саныйсың? Димәк, йолдызлы сәгатең килеп җитте! Озак көттермичә, бәхетеңне сынап карарга ашык һәм иң яхшылар рәтендә бул.
Татарстан Республикасының «Елның иң яхшы яшь укытучысы – 2025» республика конкурсының өченче сезоны тиздән старт ала. Республиканың теләсә кайсы почмагыннан 35 яшькә кадәрге югары уку йортлары укытучылары гариза бирә һәм конкурс призлары өчен көрәшә алачак.
Акчалы приз күләме:
1 урын – 500 мең сум
2 урын – 350 мең сум
3 урын – 250 мең сум
Шуны билгеләп үтәргә кирәк: җиңүче Татарстан Рәисенең кадрлар резервына керә алачак.
Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый Катнаш, үзеңне таныт, кем белә, бәлки менә нәкъ син бу исемгә лаек булып, киләчәктә үзеңнең сәләтләреңне һәм белемнәреңне тагын да зуррак мәйданнарда күрсәтә алырсың!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 мая 2026 - 08:59
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ЧАКЫРА
-
18 мая 2026 - 20:20
КАЗАНДА БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫН БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕРГӘ ӨЙРӘТҮ ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШТЫЛАР
-
18 мая 2026 - 09:41
ТАТАРСТАН ОЛИМПИАДАЛАРДА ҖИҢҮЧЕЛӘР САНЫ БУЕНЧА ЛИДЕРЛАР РӘТЕНДӘ
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
Нет комментариев