«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
1-3 ноябрьләрдә Әлмәттә «Аваздаш» исемле театр фестивале узачак. Әлеге проект «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла. Чарада төрле мастер-класслар, экскурсия һәм лекцияләрдән тыш төп 4 премьералы программа көтелә. 3 көн дәвам итә торган әлеге фестиваль афишасы турында бу язмадан белә аласыз.
Фестиваль афишасы:
1 ноябрь
19:00 Бакый исемле хорлы картиналар
2 ноябрь
10:00-13:00 Әхмәдиева Алисә Иван кызыннан актерлык осталыгы буенча мастер-класс
12:00 Ольга Чуворкинадан «Заманча сәнгатьне ничек аңларга» дигән лекция
13:30 Беренче бистә буенча экскурсия. Традицияләр белән хәзерге заман диалогы
15:00 Бакый исемле хорлы картиналар
19:00 МИН ТҮГЕЛ исемле спектакль-шигъри роман
3 ноябрь
10:00 Таня Барабановадан заманча бию буенча Save the body мастер-классы
12:00 «Сторителлинг нигезе буларак миф һәм әкият: ничек кызыклы тарихларны сөйләргә өйрәнергә»
13:30 «Шәһәр бизәге» экскурсиясе
15:00 Нәкыш бию спектакле
19:00 balballar спектакле
«Биредә иҗади гына түгел, ә белем бирә торган программалар да көтелә. Барыгызны да күрергә шат булачакбыз. Бергәләшеп шушы чара белән рухланыйк һәм илһамланыйк», – дип белдерде «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
-
17 сентября 2026 - 15:22
ИЛСУР ҺАДИУЛЛИН «ШАЯН ТВ» СТУДИЯСЕНДӘ КУНАКТА БУЛДЫ
Нет комментариев