ОКТЯБРЬ 2025
«Ялкын»ның октябрь саны тышлыгында нәни кызчык сурәтләнгән. Аның каршында торган караңгы урман ул – безнең куркулар. Яшүсмер чакта курку хисе яңа форма ала: киләчәкне сайлаудан курку, башкаларга ошамаудан курку, аерылып торудан курку һәм башкалар.
Әлеге санның тематикасы да – мистика, эчтәге куркулар һәм аларга каршы бару турында. Нигезендә – татар мифологиясе. Бу санда лунатизм, төшләр күрү, ырымнар турында сөйләшәбез һәм үз куркуыбызга хат язабыз.
Шулай ук «Оялчан алма» сәхифәсе үзең генә йөрүдән курыкмас өчен киңәшләр бирер, ә «Ялкын» кызларының җаваплары дөньяда куркулары булган кешеләрнең күп икәнлеген дәлилләр.
Комикс буларак бу санда сине Әмир Фәрхуллинның «Ике бөртек карлыган» исемле хикәясе көтә.
«Тарихлы бит» сәхифәсе исә бу юлы Казан һәм Кырым ханлыклары, Сәхипгәрәй һәм Сафагәрәй идарәләре турында.
Белми калма
-
12 августа 2026 - 11:25
ТАТАРСТАНДА ПИЛОТСЫЗ АВТОБУСЛАР БАРЛЫККА КИЛЕРГӘ МӨМКИН
-
12 августа 2026 - 10:19
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАШИНА ЙӨРТЕРГӘ ӨЙРӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
11 августа 2026 - 15:29
КАЗАН МЭРИЯСЕ БДИ-2026 НӘТИҖӘЛӘРЕ БУЕНЧА ИҢ ЯХШЫ МӘКТӘПЛӘРНЕ АТАДЫ
-
11 августа 2026 - 15:11
БДИНЫ КАТЛАУЛАНДЫРЫРГА ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
Нет комментариев