Логотип Идель
Бу – тема!

«АЛТЫН КУЛЛЫ ЕГЕТ»

Технологияләр идарә иткән дөньяда кул хезмәте аеруча кадерләнә. Мине бигрәк тә егетләрнең иҗади эш белән шөгыльләнүе сокландыра. Әлеге язмамның герое да шундыйлардан.  Гади агач һәм металл кисәгеннән тулы бер сәнгать әсәре ясаучы алтын куллы Влад Коростылев турында беләсегез килсә, аның белән әңгәмәне укып китегез.

Исеме, Фамилиясе: Владислав Коростылев

Туган көне: 14.10.06

Яши: Казан

Яше: 18 яшь

– Влад, үзең хакында бераз сөйләп кит әле.

Мин гап-гади бер егет. Шәһәрдә туып-үссәм дә, гел агачка, кул эшләренә тартылдым. Кечкенәдән шкатулкалар, матур такталар бизи идем. Хәзер, шөкер, үсеш бар!

Агач белән эш итәргә кем өйрәтте?

Әтием, әлбәттә! Ул миңа барлык өлкәләрдә дә һәрвакыт булышып килде. Бакчада да бергә эшләдек, агачны да тәүге тапкыр аның белән кулга алдым. Мин әтиемне үзем өчен үрнәк итеп куям һәм аның шикелле булырга омтылам.

Влад, ә агачтан эшләнмәләр ясау сиңа нәрсә бирә?

Беренче чиратта, бу шөгыль мине тынычландыра. Аннан соң, әлбәттә, әзер эшнең нәтиҗәсе канәгатьлек хисе тудыра. Бу да бик рәхәт тойгы. Озак эшлисең һәм тырышлыгыңның юкка булмавын аңлыйсың.

Хәзерге вакытта эшләр ничек бара?

Сер итеп кенә әйтәм, мин шкатулкалар буенча үз бизнесымны да ачтым. Хәзер шул өлкәдә кайныйм. Катлаулы, билгеле, әмма мине авырлыклар куркытмый. Көннән көн табигать белән көчле бәйләнеш сизәм, агачны кулга алганда үземне бик бәхетле итеп тоям.

– Син бит әле зәркән (ювелир) эшләнмәләр ясау белән шөгыльләнәсең, моның турында да әйтеп китсәң иде.

Мин бу елны ювелир белгече дигән диплом алачакмын. Агач җанга якынрак булса да, металлдан бизәнү әйберләрен эшләү дә миңа бик ошый. Аеруча якыннарыма бүләк итәргә яратам, аларның соклануы мине илһамландыра.

– Ә диплом эшен башкаруга күпме вакыт китте?

– Диплом эше мине бик куркытса да, ике атна эчендә җайлы гына эшләп котылдым.

– Ә иң беренче балдагыңны кемгә ясаганыңны хәтерлисеңме?

Әниемнең юбилеена ясадым. Әле дә иң матур балдакларымның берсе, дип әйтә әни. Ә ул көнне... Аның шатлык тулы күзләрен күрү минем өчен иң зур бәхет иде. Иң тырышып һәм яратып эшләгән балдагым булды ул.

– Иң озак ясаган кул эшен нәрсә иде һәм күпме ясадың?

Парлы балдаклар. Аларны ай буе ясадым. Әмма мондый тырышлыкның нәтиҗәсе генә ни тора!

 – Сер булмаса, ясаган әйберләреңнең бәясен дә әйтеп узсаң иде.

– Балдаклар 2000 сум тирәсе булса, катлаулы эшләнгән шкатулкалар 5 мең тирәсе.

– Бу кадәр эшләргә, укуга, шөгыльләргә ничек җитешәсең? Илһам кайдан аласың?

Мине музыка коткара һәм илһамландыра, гитарада уйнаганда үземне галәмне кичкән шикелле тоям. Бу аңлатып бетермәслек хисләр! Бер ел эчендә үзем өйрәндем. Хәзер инде музыкаль төркемебез дә бар. Киләчәктә зур сәхнәдә чыгыш ясарга хыялланам. Билгеле, гаиләм һәм якын дусларым да миңа авыр чакларда ярдәм итә. Яраткан җырымны куям, саф һавада йөреп керәм, бу миңа көч бирә.

Киләчәккә нинди планнар?

– Киләчәккә төп план – зур сәхнәләрдә гитарада уйнау һәм үземнең агач эшләнмәләрем сатыла торган кибет ачу.

Афәрин, Влад! Уңышлар юлдаш булсын!

Фото: Владислав Коростылев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев