КСЕНИЯ ДУКАЛИС КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫНДА ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
28 августта Казан 2025 елгы IV Казан Глобаль Яшьләр саммитына старт бирәчәк. Бу вакыйга дөньяның 45 иленнән 200дән артык катнашучыны җыячак.
Быел саммитның ачылуы Һади Такташ урамы, 74 йортта (яңа Камал театры, зур зал) гадәти булмаган «Глобаль үзгәрешләр чорында мәгариф: ясалма фәһем күнекмәләрне кешедән тизрәк үзләштергән дөньяда ничек укырга һәм карьера төзергә» дигән фәнни-популяр ток-шоу форматында узачак.
Ток-шоуның модераторы Россия блогеры, алып баручы һәм диджей, «Река», «Поток» брендларына нигез салучы һәм «Без Суфлера» шоуын алып баручы Ксения Дукалис булачак, аның аудиториясе 300 меңнән артык язылучы исәпләнә.
Ток-шоуда катнашучылар арасында:
• Юрий Мурадян (Россия) – MCC ICF тренеры, 5 Prism һөнәри коучинг һәм психология академиясенең оештыручысы һәм профессоры, блогер (аудиториясе 477+ мең).;
• Елена Потанина (Россия) – телетапшырулар һәм документаль фильмнар авторы һәм продюсеры, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» элаитар клубының авторы;
• Мөхәммәд Гавиш (Мисыр) – Ischool оештыручысы һәм генераль директоры, блогер (аудиториясе 1+ млн.);
• Олимжон Хәитмөхәммәдов (Үзбәкстан) – Ziyo Forum халыкара фән һәм мәгариф үсеше фонды директоры урынбасары.
Дүрт кунак белән бергә Ксения Дукалис технологияләр һәм ясалма интеллектның һөнәрне һәм мәгарифне ничек үзгәртүе, нинди күнекмәләрнең мөһим булуы һәм нинди һөнәрләргә ихтыяҗ булачагы турында фикер алышачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 августа 2025 - 15:45
КСЕНИЯ ДУКАЛИС КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫНДА ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
15 августа 2025 - 11:19
КАЗАНДА БРЕЙКИНГ ҺӘМ УРАМ СӘНГАТЕ БУЕНЧА 17 ХАЛЫКАРА ТУРНИР «КОМБОНЕЙШН» УЗАЧАК
-
13 августа 2025 - 15:41
ТАТАР ТЕЛЛЕ РАДИОЛАР АРАСЫНДА ВОЛЕЙБОЛ УЕННАРЫ
-
11 августа 2025 - 15:32
Архитектура һәм дизайн өлкәсендә үзеңне сынап карарга мөмкинлек: «ЯШЬЛӘР ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ» ФОРУМЫ
Нет комментариев