КАЗАНДА ӨЧЕНЧЕ ТАПКЫР YOKAI MATSURI АНИМЕ-ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК
Фестиваль 6 сентябрь көнне Азия мәдәниятен яратучыларны берләштерәчәк. Бәйрәм 12:00 дән 20:00 гә кадәр Ленин исемендәге мәдәният йортында була. Керү бушлай, алдан теркәлү кирәк.
Yokai Matsuri гаилә аниме-фестивале – заманча сәнгатьне халык традицияләре белән берләштерүче мәдәни вакыйга. Чара программасында: 18 номинация буенча костюмнар конкурсы, мастер-класслар, лекцияләр, шулай ук паназиат стритфудлы гастрономия зонасы.
2025 елда фестиваль косплей-дефиле, вокаль чыгышлар һәм кече театр формаларын гына түгел, ә яңа иҗади номинацияләрне дә үз эченә алган яңартылган программа тәкъдим итәчәк. Катнашучылар этностильдә фан-арт, манга-комикслар һәм AMV-клиплар булдыруда үз осталыкларын күрсәтә алачак. Программада «Этно» номинациясе аерым урын алып тора, анда милли фольклор геройлары һәм тарихи персонажлар костюмнары тәкъдим ителәчәк.
Конкурста катнашучылар 24 августка кадәр сылтама буенча гариза бирә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 марта 2026 - 10:29
21 ЯШЬКӘ КАДӘР ФАСТФУД САТУНЫ ТЫЮ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ
-
12 марта 2026 - 09:29
«БИЮ»: КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ДИДЖЕЙ-СЕТЛАР ЯЗДЫРАЧАК
-
11 марта 2026 - 11:24
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ ФЕДЕРАЛЬ ГРАНТЛАР ТУРЫНДА ТУРЫ ЭФИР УЗДЫРА
-
10 марта 2026 - 13:07
ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫНДА MAX КУШЫМТАСЫ АША СТУДЕНТНЫҢ ЦИФРЛЫ ID СИСТЕМАСЫ ЭШЛӘНӘЧӘК
Нет комментариев