Логотип Идель
Белми калма

«ТАТАР КЫЗЫ – 2025» ХАЛЫКАРА БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ КАЙДА БУЛА?

Быел халыкара «Татар кызы – 2025» бәйгесенең финалы 10 сентябрь көнне Оренбург шәһәренең «Газовик» Мәдәният һәм спорт сарае, Чкалов ур., 1 йорт буенча узачак. Сәхнәдә җиңүче таҗы һәм Лада Гранта машинасы өчен Россиянең төрле төбәкләре һәм чит илләрдән җыелган 12 финалист-кыз көрәшәчәк.

Быел ул инде уникенче тапкыр үткәрелә. «Татар кызы» бәйгесенең финалын үзләрендә кабул итү Оренбург татарлары милли-мәдәни автономиясе өчен генә түгел, Оренбург шәһәре һәм өлкәсе хөкүмәте, аның җитәкчеләре, өлкәдә яшәүче халык өчен дә зур дәрәҗә.

 Бәйгенең шартлары буенча алдагы елда «Татар кызы»нда кайдан килгән кыз җиңсә, киләсе елда конкурсның финалы шул төбәктә уза. Оренбургтагы бу бәйге-тамаша өчен якташлары «Татар кызы – 2024» җиңүчесе Алсу Байгильдинага рәхмәтле булырга тиеш.

Алсу – дипломлы инженер-химик, Губкин исемендәге нефть һәм газ университетын бетергән. Саракташ районы, Никитино авылы кызының бу бәйгедә катнашуы әбисенең хыялы булган, оныгын сәхнәдә күрәсе килү теләге белән янып яшәгән ул. Бу көннәр килеп җиткән, тик, кызганыч, әбисе генә күрә алмаган Алсуның аңа багышланган җиңүен. Пенза каласына терәк булып бар гаиләсе килгән кызның.

«Татар кызы – ул тышкы матурлык турында гына түгел. Бу, беренче чиратта, гореф-гадәтләрне, традицияләрне саклау һәм туган телеңә, татар мәдәниятенә мәхәббәт», – ди Алсу Байгильдина.

Оренбургта «Татар кызы – 2025» исеменә лаек булу өчен унике кыз көрәшәчәк. Алар барысы да диярлек үзләрендә узган «Татар кызы» бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган кызлар. Казанда узган ярымфиналда сынауларны уңышлы узган туташлар!

«Татар кызы – 2025» Халыкара бәйге-тамашасы Татарстан сәнгать әһелләре чыгышлары белән үрелеп барачак. Быел бəйрəмдә Татарстан Республикасының Дəүлəт җыр һəм бию ансамбле, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Алмаз һәм Айдар Юнысовлар, җырчылар Эльмира Мифтахова, Татьяна Ефремова-Тятюшкина, Руслан Асяев, альтернатив музыка вəкиле Илгиз Шəйхразиевлар катнашачак. Чараны Айзилə Батырханова һəм Идел Кыямов алып бара.

 

Быел кемне «Татар кызы – 2025» итәр икән җиңүче таҗы? Бу тамашаны бергәләп күзәтик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев