Логотип Идель
Бу – тема!

СӘЛӘТЛӘРНЕ АКЧАГА ӘЙЛӘНДЕРЕРГӘ ӨЙРӘНӘБЕЗМЕ?

Күпчелек очракта яшьләр, аеруча студент/югары сыйныф укучылары, акча җитмәүлеккә зарланып, өстәмә эш эзли. Кызганыч, мондый аудиториягә еш тәкъдим ителә торган һөнәрләрнең (курьер, промоутер, официант, һ.б.) хезмәт хакы аз, җитмәсә, алар физик яктан да авыр.

Әмма әлеге мәсьәләне чишүнең башка юлы да бар. Безнең һәрберебезнең дә диярлек уку/эштән тыш яраткан шөгыле бар. Фикеремнең асылы шунда: булган шөгылеңне һөнәргә әйләндереп хезмәт хакы алып була. Ягъни яраткан шөгыльләребезне монетизацияләү турында сүз.

 

СӘЛӘТЛӘРЕБЕЗДӘ «КАЗЫНАБЫЗ»

Дустым, баналь һәм сәер тоелса да, киңәшләремә колак салып кара әле.

Чиста бит һәм ручка ал (тәмле каһвә булуы да хуплана) һәм уйларың белән бергә-бер кал. Бераз үзебездә «казынып» алырбыз.

Хәзер уйлап кара: синең нинди шөгыльләрең бар? Син нәрсә эшләргә яратасың? Барысын, хәтта иң гадәти, иң кызыксыз, иң мәгънәсез булып тоелганнарын да тәртипләп яз. (Бәлки күбәләкләр коллекциясе җыясыңдыр, бәлки бәрәңге чүбе утарга яратасыңдыр).

Аннан соң, барлык язып алганнарыңнан өч иң төп, җаныңа якын булганын сайлап ал. Һәм һәрбер пунктка тагын кечкенә бүлекчәләр өстә. Мәсәлән: рәсем ясарга яратасың ди – бүлекчәләрдә портретлар һәм натюрмортлар дип күрсәтә аласың. Язарга яратасың икән, бүлекчәләрдә хикәяләр һәм интервьюлар дип язарга була. Кыскасы, тәртибен аңлагансыңдыр, дип өметләнеп калам.

СӘЛӘТЛӘРЕБЕЗГӘ ЯХШЫ УРЫН ЭЗЛИБЕЗ

Хәзер язып алган һәрбер пунктка «вакансия онлайн» сүзләрен өстәп, поисковикка керт. Мәсәлән: «художник-иллюстратор вакансия онлайн», яисә «писать стихи на заказ» һ.б.

Алдан ук кисәтәм: бу эзләнүләр шактый вакыт алачак, чөнки интернет чиксез, андагы тәкъдимнәр шулай ук бетмәс төсле тоеладыр.

Иң мөһиме, һәрбер вакансияне караганда өч нәрсәгә игътибар ит: хезмәт хакы (түләнәчәк акча сине канәгатьләндерәчәкме?), вакыт (әлеге эш күпме вакыт алачак, син җитешәчәксеңме?) һәм  киләчәктә бу эштә  үсеш мөмкинме (бу инде синең сәләтеңнең, шуңа карап хезмәт хакының да үсүенә турыдан-туры кагыла)?

Һәм шушы өч критерийга туры килгән вакансияләр буенча контактларны җайлап шул ук ак кәгазьгә язып ал.

 

Шөгыльне эшкә әверелдерәбез!

Барысы да җайлап кына язылгач, булган контактлар аша элемтәгә чыгачабыз. Әмма ашыкма: моның да үз тәртибе бар. Беренче чиратта портфолио булдырырга кирәк.

«Портфолио» сүзен күрешкә үк  «бу миңа туры килмәс ахры» дияргә ашыкма.

Моның бернинди дә авырлыгы юк: бу бары тик булган эшләреңне (рәсем, язма, һ.б.) уңышларыңны җайлап туплау, ягъни үзпрезентацияңне булдыру дигән сүз. Һәм инде булган портфолиоңны вакансиядә күрсәтелгән адрес буенча җибәрәсең.

Җавап килмәсә дә, борчылырга ашыкма. Бер түгел, ун җиргә юлла! Шулардан берничәсе һичшиксез сиңа җавап бирәчәк.

Ә бу инде яраткан шөгылең ярдәмендә акча эшләү һәм үз өлкәңдә үсешкә ирешү дигән сүз.

 

Миннән өч тәкъдим:

1. «Advego» платформасында теркәл. Монда нәкъ менә иҗатчылар өчен төрледән-төрле биремнәр бар. Мәкалә язу дисеңме, рәсем ясаумы, дизайнмы... Кыскасы, җаныңа ошаганын эзләп тап.

2. «Kwork»та анкетаңны булдыр. Монда инде сине үзләре эзләп табачаклар. Иң мөһиме: үзең, булган сәләтең хакында мәгълүматны барлык нечкәлекләре белән тутыр. (Монда бәяләр бик аерыла: барысы да эшнең катлаулылыгыннан тора).

3. Тартынмыйча дус-иптәш, туган-тумачаларыңа мөрәҗәгать ит: бәлки, аларга нәкъ менә текстлар/заказга шигырьләр язучы, иллюстрацияләр ясаучы кирәктер? Социаль челтәрләрең булса, белдерүләр дә куйсаң шәп булачак.

 

АВТОР ТАРИХЫ

Мин кечкенәдән укырга һәм язарга яратам. Кайсын күбрәк дип сорамагыз – үзем дә белмим.

Башта үзем өчен яза идем, качырып кына, калын дәфтәргә. Күпмедер вакыттан әти-әни язмаларым белән танышты. Аннан соң, аларның тәкъдиме белән мин язмаларымны журнал-газеталарга җибәрә башладым.

Шулай әкренләп минем мәкаләләрем бер-бер артлы басылып чыга башладылар. Сөенечемнең чиге юк иде.

Ә гонорарлар түли башлагач… Бигрәк тә рәхәт булды.

Бераздан мин копирайтинг/рерайтинг өлкәсен тулысынча үзләштердем һәм хәзер берничә оешмада әлеге вазифаны башкарам. Әйе, мин яраткан эшем белән шөгыльләнәм – язам. Һәм миңа моның өчен хезмәт хакы түлиләр.

Бу искиткеч, килешәсезме? 

Рәсем: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев