Логотип Идель
Бу – тема!

«ӘНИ, МИН АНСЫЗ ЯШИ АЛМЫЙМ!»: БӘЙЛЕЛЕК ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК

Белмим, сез ничектер, әмма мин кешеләргә бик тик ияләнәм. Ияләнүе рәхәт тә. Тик, кайбер вакытта, уйланып куясың да, инде тормышыңны ул кешедән башка күзаллый алмавыңны аңлыйсың. Бу, дөресен әйткәндә, бик куркыта. Чөнки, истә тотыгыз, безгә үзебез белән бергә-бер калганда рәхәт һәм җайлы булырга тиеш. Мондый очракта тормышыңны аерым бер кешесез күзаллый алмау бер дә дөрес күренеш түгел. Чөнки, психологлар әйтмешли, без инде бу вакытта кешенең тискәре якларын күрмичә, аның «үзебез уйлап тапкан образына» ияләнәбез. Артык нык ияләнәбез... Ә моннан котылу өчен нишләп була соң? Әйдәле, бергәләп чишеп карыйк. Иң мөһиме: проблеманы танудан курыкмау.

БЕРЕНЧЕ АДЫМ ТАНУ

Бу беренче, һәм кайчак иң катлаулы адым. Чөнки без аңлыйбыз: проблеманы таныгач, аның чишелеше юнәлешендә эшлисе булачак. Ә бу күпчелек очракта үтә дә катлаулы...

Димәк, үз-үзең белән бермә-бер калып, яхшылап уйлан. Синдә бәйләелек бармы? Бәлкем, бу дуслык та, мәхәббәт тә түгелдер, ә нәкъ менә синең үзеңә зарар китерә торган бәйлелектер?

Һәрбер детальны җентекләп кара, һәрбер моментка игътибар ит. Әгәр дә әлеге кеше белән аралашусыз яшәве авыр, ансыз гомумән яшәешне күзаллый алмый икәнсең, уйлап кара: бу киләчәктә бик аяныч тәмамлана ала торган бәйләнү түгелме икән?

Син моның барысы хакында да әйбәтләп уйла. Беркайчан да, бернинди кеше дә синең психологик сәламәтлегеңне тормый, моны онытырга ярамый. Шуңа күрә, нинди карар кылган очракта да, беренче чиратта үз ихтыяҗларыңны күздә тот.

Икенче адым тискәре яклар эзлибез

Әгәр дә син үзеңә «Әйе, миндә бәйлелек бар, тик мин моннан котылырга тырышачакмын», дип әйтә аласың икән, котлыйм! Иң тәүге һәм иң катлаулы адым үтелгән.

Хәзер бергәләп икенче адымга күчәбез. Үзеңнең «бәйлелек объектын» җентекләп өйрән. Синең башыңда туган образ сыман ук камилме икән ул?

Үз-үзеңә чын, ихлас җавапны биреп кара. Бер дә булмаса, тискәре якларын эзлә – 100% камил кеше юк һәм була да алмый.

Кыскача әйткәндә, күктән җиргә, реальлеккә төшәргә вакыт. Һәрбер нәрсәгә объектив бәя биреп кара.

Өченче адым алмаш табу

Күпчелек очракта безнең кемдер яисә нәрсәдер белән кирәгеннән тыш мавыгуыбызның сәбәбе бер тормышыбыздагы бушлык.

Әйе, нәкъ шулай. Мондый чакта без үз-үзебездән качабыз, реальлек белән бер мизгелгә генә булса да аерылу өчен әллә кая, «күкләргә» омтылабыз. Үзебездән канәгать булмагач, очраклы  кешене илаһи дәрәҗәгә күтәреп, яшәү мәгънәсе итеп куябыз.

Моннан котылу өчен, беренче чиратта, үз тормышыбызны рәхәтләнеп «тутырырга» кирәк.

Күптәннән хыяланнып йөргән әйберләрне алабыз, яңа шөгыльләр табабыз, кыскасы, синең төп максатың: үз-үзең белән бергә-бер калганда комфорт халәтенә ирешү. Әлеге халәткә ирешү өчен үз-үзеңне тыңла. Нәрсә сиңа шатлык китерә? Кайчан син үзеңне бәхетле тоясың? Нәкъ менә әлеге сорауларга биргән җавабың мәсьәләнең уңай якка чишелешенә ачкыч булып торачак.

Тагын ике киңәш ☺

1. Беркайчан да психологка мәрәҗәгать итүдән курыкма. Кайбер вакытта бу проблеманы чишүнең бердән-бер кулай ысулы.

2. Беренче чиратта үз хисләреңә, фикерләреңә, таләпләреңә игътибар ит. Кешеләр килә дә, китә дә. Ә син һәрвакыт үзең булып кала белергә тиешсең.

Фото: Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев