БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА РЕГИОНАЛЬ ЧЕМПИОНАТ
21 нче октябрь көнне беренче ярдәм күрсәтү буенча төбәк чемпионатына багышланган матбугат конференциясе булып узды. Чемпионат «Красный Крест» һәм «Алдынгылар хәрәкәте» гамәлгә ашыра торган «Беренче ярдәм» Бөтенроссия проекты кысаларында узды.
Беренче ярдәм күрсәтү буенча региональ чемпионатның рәсми булмаган слоган-девизы итеп Тимур Сөләйманов «Һәрбер беренче ярдәм итәчәк» («Каждый первый поможет») дигән гыйбарәне билгеләде. Әлеге чемпионатның муниципаль этабы 1 нче октябрьдә башланып китте. Анда 45 районнан 131 команда җыелды. Нәтиҗәдә җиңүчеләр дә билгеләнгән: «укучылар» категориясеннән 30 команда, «студентлар»дан – 9 команда. Тимур Сөләйманов шулай ук Бөтенроссия күләмендәге этапка 1 мең катнашучы килгәнен ассызыклап үтте. Ул 13-17 нче ноябрьдә Мордовия Республикасында узачак.
Зөлфия Сафина үзенчәлекле «Коленька научит» дигән Россия проекты белән таныштырып үтте. Аның максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балаларны беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү. Зөлфия Сафина балалар белән эшләү өчен методик киңәшләр җыелган китапчыкны тәкъдим итте.
«Семья Брикс» проекты 2023 елдан Россия Кызыл Хачының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла. «Проектның максаты –Татарстанда даими яшәүче чит ил кешеләренең үз-үзләрен куркынычсызлыкта тоту һәм сәламәтлекләрен саклау», – диде Зөлфия Сафина.
18-19 нчы октябрь көннәрендә Алабуга шәһәрендә чемпионатның өченче практик этабы узды. Наталья Пивоварова чемпионатның призёрларын әйтеп китте: «Алга» командасы (Казан), «Максимум» командасы (Казан), «KVAZAR Алабуга» (Алабуга районы), «Зелёный коридор» (Лаеш районы).
Әлеге чара беренче ярдәм күрсәтү буенча чемпионат җиңүчеләренең – Милана Мамонова һәм Самира Әхмәтҗанова тәэсирләре, фикерләре һәм тәҗрибә өчен рәхмәт сүзләре белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 октября 2025 - 15:54
БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА РЕГИОНАЛЬ ЧЕМПИОНАТ
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
Нет комментариев