БАЛЫК БИСТӘСЕ ЕГЕТЕ ИСЛАМ – ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА УЗДЫРЫЛГАН БАДМИНТОН ЯРЫШЫНДА БЕРЕНЧЕ!
Күптән түгел Екатеринбург һәм Уфа шәһәрләрендә яшүсмерләр арасында Россия күләмендә бадминтон ярышлары булып узды. Екатеринбургта үткәрелгән ярышта – 16 төбәктән 336 спортчы, ә Уфадагысында 11 төбәктән 222 бадминтончы катнашты.
Шушы ярышларда безнең мәктәп укучысы ике тапкыр Россия чемпионы 14 яшьлек Әгъзәмов Ислам да катнашып, җиңүче булды. Без бу егетебез белән чын күңелдән горурланабыз. Ислам – минем сыйныфташым. Ул инде балалар бакчасыннан бирле бу спорт төре белән шөгыльләнә. Аның уңышларында мәктәбебезнең физкультура укытучысы Марат Исхак улының өлеше бик зур. Ул Исламны вакытында күреп алып, шушы спорт төре белән шөгыльләнергә этәргеч бирмәсә, бәлки сәләте ачылмый да калыр иде. Исламның уңышларында әти-әнисенең дә роле шактый зур. Алар аның хәленә кереп, ярдәм итеп, аңа һәрвакыт көч биреп торалар .
Ислам – акыллы, максатчан, тырыш. Укуда да “4” һәм “5” ле билгеләренә өлгерә. Бер көн дә спорт белән шөгыльләнми калмый. Гади авыл мәктәбе шартларында мондый уңышларга ирешү – бик зур күрсәткеч. Без Исламга ышанабыз. Аның киләчәктә дә зур уңышларга ирешүен телибез.
Мин дә бадминтон белән шөгыльләнәм, ләкин уңышларым азрак. Күрәсең, Исламда ихтыяр көче күбрәктер. Минем дә аның кебек уңышларга ирешәсем килә.
Гарифуллина Камилә, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев