Логотип Идель
Укучылар яза

ТАТФАК: ДӘВАМЛЫМЫ СОҢ?

Беркөнне туган апам белән сөйләшеп утырам. «11 нче сыйныфны тәмамлагач, кая укырга керергә уйлыйсың соң?» – дип кызыксынды. «Татфак»ка диюемә бик аптырап китте ул. «Нигә ул сиңа? Киләчәктә кая барасың аның белән?» – гаҗәпләнүе шул булды.

Әмма мин уйга калдым: татар телен инде берничә дистә елдан юкка чыгар, дип күзаллаучылар шулкадәр күп бит. Соң югала-югала дип йөргәч, чыннан да, югала инде ул. Бәлки, алай кырт кисмәскәдер?

Ә менә филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле юнәлешенә керергә теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Бу статистика олы апаларның фикереннән өстен чыга, димәк?

«Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика» юнәлешен генә алып карыйк. Анда белем алучы танышларым бар. Үзләре сөйләгәннәрен яратып тыңлыйм, социаль челтәрләреннән дә күзәтеп барам. Укулары бик тә кызыклы, минемчә. Уку татар телендә алып барыла – бу безнең телебезне камил белергә, өйрәнергә омтылу. Уку программасы тел турындагы белемнәр бирү белән генә тәмамланмый. Журналистика дәресләрен аеруча кызыклы алып баралар, диләр. Гомумән алганда, без журналистиканың төрле тармаклары белән көн саен очрашабыз. Ул телетапшырулар да, радиода сөйләп утыручы абый-апалар да, төрле газета-журналлар...

Журналист һәрвакыт ачык йөзле булырга тиештер ул. Кешеләр белән аралаша белергә, юктан да сүз табарга тиеш. Аларына да өйрәтәләр монда. Минемчә, әлеге юнәлештә татар теле һәм әдәбияты турында белемнәр биреп кенә калмыйлар, ә кеше янында үзеңне ничек тоту, кеше белән ничек аралашу турында да сөйлиләр. Төрле телерадикомпанияләр белән дә хезмәттәшлек итә алар. Бу бит үзеңне таныту өчен бик шәп мөмкинлек!

«Татар теле бетәчәк», – диләр. Күптән түгел Изге Биләр җирендә Медиа Биләр Форумда булып кайттым. Чын татар мохитенә чумдым. Һәр кичке чара татар телендә алып барыла, һәм нинди генә татар җырын кушмасыннар – яшьләр барысына да кушылып җырлап утыра. Урамда да узып барышлый машиналардан татар җырлары яңгыравын ишетсәм, сөенеп куям. Бигрәк тә Марат Яруллинны ярата инде хәзерге яшьләр.

Шул ук Изге Биләр җиренә әйләнеп кайтыйк. Һөнәрләр Биләр Форумга да бардым мин. Палаткада татар телен бик үк камил белмәүче кызлар белән эләктек. Тик җиде көн эчендә татар телен әз генә дәрәҗәдә булса да өйрәнделәр бит! Берсе әле «Татар теле хәзер миңа рус теленнән дә матуррак тоела», – диде кайтып китешли.

Димәк, татар теленең киләчәге бар бит! «Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика» юнәлешен сайлаган студентлар, минемчә, бер дә үкенмәс. Бик кирәкле, файдалы, дәвамлы юнәлеш бит!

Азалия МИФТАХОВА

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев