Логотип Идель
Укучылар яза

«СӘЛӘТ» ФОРУМЫНЫҢ ЙОМГАКЛАУ СМЕНАСЫ: МИНЕМ ХИС-КИЧЕРЕШЛӘР

Биләрдәге «Сәләт» форумының йомгаклау сменасы «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә уздырылды. Әлеге сменада катнашу бәхете миңа да насыйп булды. Монда үткәрелгән биш көн эчендә мин вакытымны бик кызыклы итеп үткәрдем, яңа дуслар таптым, яңа белемнәр тупладым. Сезгә дә бу форумдагы хис-кичерешләремне сөйлисем килә.

Беренче көнне килүгә безнең отряд һәм әйдәманнар форумның профильле мәйданчыклары белән таныштык. Кичке аштан соң форумның рәсми ачылыш тантанасы булды. Тантаналы ачыштан соң Open-air концертында Илгиз Шәйхразиев һәм Malsi Music чыгыш ясады.

9 нчы август көнне иртәбез тематик зарядка белән башланып китте. Иртәнге аштан соң аланнар өчен Форумның уку-укыту программасы башланды. Мин ораторлар сәнгате дәресен сайладым. Беренче сәгатьтә Айнур Даллас безгә ораторлык сәнгате турында сөйләде. Икенче сәгатьтә, командаларга бүленеп, өйрәнгән  теорияне практикада проект яклап ныгыттык. Төштән соң волейбол һәм шахмат буенча чемпионат, бура, боччо ярышлары үткәрелде. Калган сәлкешләр джем-сессияләрдә катнашты. Кич элитар клуб әгъзасы, «Бәллүр ябалак» иясе Никита Старун «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль турнирын үтәрде. Ул форум катнашучылары белән очрашты һәм кызыклы уен уздырды.

10 август иртәнге аштан соң татар телен яхшы белгән балаларны «Җанлы Сәләткә» алып бардылар. Монда без видеолар, клиплар яздырдык. Төшке аштан соң футбол һәм стритбол буенча чемпионат, өстәл теннисы, корнхол ярышлары үткәрелде. Аннары аланнар арасында тотрыклы үсеш максатлары буенча уен булып узды. Кичке чара «ВАУвидео» белән башланды. Аланнар көн дәвамында төшерелгән трейлер, клипларны тәкъдим итеп көч сынашты. Безнең алан 1 урынны яулады, бүләккә матур итеп бизәлгән торт иде. Кичке чарадан соң отряд белән шәмчек уздырдык.

11 августта Биләрдә үтә торган «Алдынгылар Биләр Форум» кысаларында «Алдынгылар хәрәкәте»нә кабул итү тантанасы булып узды. Анда мин дә катнаштым. Тантана 800 гә якын бала һәм 200 остаз катнашында үтте. Хәрәкәткә кушылыр алдыннан без ант бирдек. Ант биргәннән соң, остазлар билге таратты, һәм без бер-беребезгә махсус беләзекләр кидерттек.

Бу көнне шулай ук алан белән зур шәмчек үткәрелде. Әйдаманнар гитарада уйнап, җырлап, җылы сүзләр әйтеп, изге теләкләр теләп безнең белән Форумны йомгаклау кичәсен уздырдылар.

12 август көнне иртәнге аштан соң дуслар һәм әйдаманнар белән  саубуллашып өйләргә кайтып киттек. Әлеге Форумга безне оештырып алып барган Әлфия Илгиз кызына зур рәхмәтемне белдерәм! Бу көннәр дәвамында алган  хәтирәләр озакка сакланыр.

Хаҗиева Гүзәл, Балтач районы, Г.Г.Гыйльметдинов исемендәге Смәел урта мәктәбе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев