УТ ТУРЫНДА МИФ
Бик күптән, әле кешеләр ут кулланмаган вакытта, яшәгән бик мәрхәмәтле егет – Йосыф.
Ул яшәгән җир таулар арасында булган. Ул тауларда төрле тау кәҗәләре утлап йөргән. Кәҗәләрнең сөтләре тәмле, җылы, шифалы булган. Кешеләр тауларда үскән үләннәр, җимешләр һәм кәҗәләрдән савылган сөт белән тукланганнар.
Бервакыт Йосыф кешеләргә җылы кирәклеген белгән, балаларның туңганлыгын күреп, аларга ут алып кайтырга уйлаган. Ә аны болай гына алып булмый. Ут ул җирлекнең патшасында гына булган. Патша кешеләрне кайгыртмаган да икән.
Менә Йосыфның башына патшадан утны урлау фикере килгән. Утны саклаучыларны догалар укып йоклаткан да, патша сараена кереп, ут алып чыккан.
Сакчылар уянганчы, Йосыф тауларга барып та җиткән һәм кешеләргә ут бүләк иткән. Балаларга пешкән ризык биргәннәр, кайнаган үлән эчергәннәр.
Халык, Йосыфка рәхмәт әйтеп, Аллаһы тәгаләгә шөкер иткәннәр.
Зыятдинов Мөхәммәт, Апас урта гомуми белем бирү мәктәбе аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбенең 6нчы В сыйныфы укучысы.
Рәсем: «Freepik.com»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 сентября 2026 - 10:59
1 ДЕКАБРЬДӘН СМАРТФОН ҺӘМ НОУТБУКЛАРГА ЯҢА САЛЫМ КЕРТЕЛӘ
-
24 сентября 2026 - 11:04
ТАТАРСТАНДА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАРГА АКЧА ТҮЛӘНӘЧӘК
-
23 сентября 2026 - 14:04
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ҺӘМ КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА ЧЕМПИОНАТТА ОСТАЛЫКЛАРЫН КҮРСӘТӘЧӘК
-
23 сентября 2026 - 11:38
ПЕДАГОГИК ВУЗЛАРГА КЕРҮЧЕЛӘР ӨЧЕН ПРОФИЛЬЛЕ БДИ КЕРТЕЛӘЧӘК
Нет комментариев