ЯЗ ЧӘЧӘГЕ – УМЫРЗАЯ
Тәрәзә аша кергән кояш нурларына карап сокланып торам. Яз килде. Язның беренче атналарында кыш белән яз көрәшә башлады, кемгә калырга? Хәзер инде көннәрне җылытты, өй түбәләреннән тамчылар тама башлады. Кара каргалар кайтып, тирә-якка хуҗа булырга да өлгерделәр. Тиздән башка кошлар да кайтып җитәрләр, табигать уяныр. Кышкы карлар эреп, туфракны тукландырыр. Кар астыннан беренче чәчәкләр чыгарлар, ул да булса – умырзая чәчәкләре.
Умырзая чәчәге - салкын көннәргә чыдам бердәнбер чәчәк. Кызганыч, безнең якларда аларны күреп булмый. Алар күбесенчә Үзәк һәм Көньяк Европа территориясендә, Кара диңгез ярында, Каспий диңгезенең көнбатыш ярында һәм Кече Азиядә таралганнар икән.
Алар Кызыл китапка кертелгән, чөнки аларга юкка чыгу куркынычы яный.
2 атна гына чәчәк атып торалар һәм кар эреп беткәннән соң юкка чыгалар. Гомерләре бик кыска булса да, алар элек-электән яз, чисталык, яшьлек һәм сафлык символы булып торалар.
Әмир Садыйков, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 июля 2025 - 12:18
ТАТАРСТАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ТУГАН ТЕЛДӘ ШӘХСИ БЛОГЫН ҮСТЕРӘ ҺӘМ ЗУР ЧАРАЛАРГА АККРЕДИТАЦИЯ АЛА АЛАЧАК
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
Нет комментариев