ИЮЛЬ 2026
«Ялкын»ның июль санында бик кызык һәм четерекле теманы сайларга булдык. Биредә сине финанс грамоталылыгы һәм, гомумән, акча турында язмалар көтә
Яшүсмерләрнең җәйге каникулларда кайда эшләүләре, мошенниклар кармагына эләкмәү буенча киңәшләр, финанс грамоталылыгына ирешү өчен кагыйдәләр һәм башка бик күп язмаларны журналыбыз битләрендә укый аласың.
Шулай ук бу санда яшь җырчы Рөстәм Хөсәенов һәм үз эшен башлап җибәргән Зәлинә Мөхәммәтова белән интервью урын алды. Алардан без беренче акчалары һәм аны кайда тотулары турында сорадык.
«Әдәби герой. Inside» сәхифәсендә сине Галиәсгар Камалның «Банкрот» драмасы көтә, ә «Оялчан алма»да психолог белән әҗәткә акча алу һәм бирү турында сөйләштек.
Комикс буларак бу санда сине Диана Исмәгыйлеваның «Ялгызлыктан авыр нәрсә бар микән ул?» исемле хикәясе көтә.
Белми калма
-
20 октября 2026 - 11:51
ТАТАРСТАНДА ПЕДВУЗ СТУДЕНТЛАРЫ МАКСАТЧАН СТИПЕНДИЯДӘН БАШ ТАРТА
-
19 октября 2026 - 15:40
ТАТАРСТАН УКУЧЫСЫ «ИҢ ЯХШЫ ХАТ ДӘРЕСЕ» БӘЙГЕСЕНДӘ ҖИҢҮЧЕЛӘР АРАСЫНА КЕРДЕ
-
19 октября 2026 - 10:08
ТҮБӘН КАМАДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТЛАР ПРОКАТЫН ТЫЯЧАКЛАР
-
16 октября 2026 - 11:24
РАКЕТА КУРКЫНЫЧЫ БУЛГАНДА УКУЧЫЛАР НИШЛӘРГӘ ТИЕШ?
Нет комментариев