АВГУСТ 2026
Август – җәйнең иң тәмле һәм бераз моңсу ае. Бу санда без дөньяга гадәти булмаган күзлектән карарга тәкъдим итәбез. Күк нигә зәңгәр, алма нигә кызыл? Хайваннар без күрмәгән нинди төсләрне күрә? Химия ярдәмендә ак чәчәкне ничек төсле итәргә? Боларның җавабын журнал битләрендә табарсың.
Бу санда без дөньяга гадәти булмаган күзлектән карарга тәкъдим итәбез. Күк нигә зәңгәр, алма нигә кызыл? Хайваннар без күрмәгән нинди төсләрне күрә? Химия ярдәмендә ак чәчәкне ничек төсле итәргә? Боларның җавабын журнал битләрендә табарсың.
Төсләр тышкы дөньяда гына түгел, һәр кешенең үзендә дә бар. Үзенчәлекле кыяфәтеңне ничек кабул итәргә, читләрнең карашларына артык әһәмият бирмәскә, әти-әни сине ишетмәгәндә үз теләкләрең турында ничек сөйләргә – бу хакта да бергәләп уйланырбыз.
Әдәби геройларның күңеленә күз салырбыз, яшь иҗатчының шигырьләрен укырбыз, башваткычлар чишәрбез һәм, әлбәттә, август мемнарында үзебезне танырбыз.
Җәй бетә дип моңайма. Синең алда әле тулы бер август бар. Аны үз төсмерләрең белән буя!
Белми калма
-
20 октября 2026 - 11:51
ТАТАРСТАНДА ПЕДВУЗ СТУДЕНТЛАРЫ МАКСАТЧАН СТИПЕНДИЯДӘН БАШ ТАРТА
-
19 октября 2026 - 15:40
ТАТАРСТАН УКУЧЫСЫ «ИҢ ЯХШЫ ХАТ ДӘРЕСЕ» БӘЙГЕСЕНДӘ ҖИҢҮЧЕЛӘР АРАСЫНА КЕРДЕ
-
19 октября 2026 - 10:08
ТҮБӘН КАМАДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТЛАР ПРОКАТЫН ТЫЯЧАКЛАР
-
16 октября 2026 - 11:24
РАКЕТА КУРКЫНЫЧЫ БУЛГАНДА УКУЧЫЛАР НИШЛӘРГӘ ТИЕШ?
Нет комментариев