МАЙ 2026
«Ялкын» журналының май саны тышлыгында – VI «Милли мирас» шәһәр иҗат бәйгесенең Гран-при иясе, «Мин бит татар малае-2021» бәйгесенең призеры Гайсә Ризванов. Аның белән интервьюны журнал битләрендә укый аласыз.
Май журналын мәктәп альбомы форматында ясадык. Ул сезнең яшүсмер чакның иң якты истәлекләренең берсе булып сакланыр дип өметләнәбез. Бу санда сезне чыгарылыш сыйныф укучыларының типажлары турында язма, татар теленнән БРИга әзерләнү буенча лайфхаклар, «Галәм» фәнни клубыннан эксперимент көтә.
«Әдәби герой. Inside» сәхифәсендә Әмирхан Еникинең «Бала» хикәясен анализладык, ә «Оялчан алма»да психолог белән укытучы тарафыннан ясалган басымга каршы тору турында сөйләштек.
Комикс буларак бу санда сине Ихтыяр Кыямовның «Газизә» исемле хикәясе көтә.
Белми калма
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН
-
21 октября 2026 - 11:04
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ТӘРТИБЕНӘ БӘЯ КУЮ ТӘРТИБЕ РАСЛАНДЫ
-
21 октября 2026 - 09:00
ТАТАРСТАННЫҢ ИҢ ОСТА ӘЙДАМАННАР КОМАНДАЛАРЫ БИЛГЕЛӘНДЕ!
Нет комментариев