Саннар
-
АВГУСТ 2025
«Ялкын»ның август саны тышлыгын тормышка ашыру ясалма фәһем (искусственный интеллект) ярдәмендә башкарылды. Монда күрсәтелгән рәсемнәр болай гына сайланылмаган. Без август санын Татарстаныбызга, аның районнары, матур урыннарына багышларга булдык. -
ИЮЛЬ 2025
«Ялкын»ның июль саны тышлыгында Гүзәл Хәйбуллованың матур картинасы. Аның рәссам булып китүе һәм, гомумән, үз эше турында тулырак журналыбыз битләрендәге интервьюдан укый аласыз. -
ИЮНЬ 2025
«Ялкын»ның июнь саны тышлыгын тормышка ашыру ясалма фәһем (искусственный интеллект) ярдәмендә башкарылды. Монда җәйнең рәхәт җылы көннәре, бәхетле балачак, табигать белән бәйләнеш сурәтләнгән. -
МАЙ 2025
«Ялкын»ның май саны тышлыгында берничә ел дәвамында журналыбызның якын дусларына әйләнгән Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиянең 9 «В» классы укучылары. Сүз уңаеннан: әгәр дә сезнең дә «Ялкын» битләрендә балкыйсыгыз килә икән, журналга класс белән язылыгыз. Иң күп укучы язылган классларга бездән бушка профессиональ фотосессия. Шәп бит? -
АПРЕЛЬ 2025
«Ялкын»ның апрель саны тышлыгында сәләтле яшүсмеребез – скейтбординг белән шөгыльләнүче 18 яшьлек Әмир Нуриев. Дистәләгән җиңүләре, хәтта үз кием бренды булган, 6 (!) фәннән БДИ бирүче Әмир турында күбрәк белергә теләсәгез, әлеге санда аның белән чыккан интервьюны укып китә аласыз. -
МАРТ 2025
«Ялкын»ның март саны тышлыгында сезне ясалма фәһем белән башкарылган рәсем каршы ала. Әлеге тышлык буенча аңлашыладыр: бу санны без табигатебезгә, экология мәсьәләләренә һәм матурлыкка багышладык. Монда сезне «Будет чисто» дигән экологик хәрәкәт, гиперкуллану синдромы, яңа экогадәтләр турында язмалар көтә. -
ФЕВРАЛЬ 2025
«Ялкын»ның февраль саны тышлыгында фигуралы шуу белән шөгыльләнүче яшүсмерләр. Алар белән интервьюны шулай ук журналыбызда укып китә алас -
ГЫЙНВАР 2025
«Ялкын»ның гыйнвар саны тышлыгында сәләтле яшүсмеребез – 13 яшьлек диджей Касыймова Самира. Бәйрәмнәрдә матур сетлар белән сөендерүче Самира турында күбрәк белергә теләсәгез, әлеге санда аның белән чыккан интерьюны укып китә аласыз. -
ДЕКАБРЬ 2024
«Ялкын»ның декабрь саны тышлыгында без кыш мохитен, бәйрәм алды рухын рәсем аша чагылдырдык. -
НОЯБРЬ 2024
Ноябрь саны тышлыгын тормышка ашыру ясалма фәһем (искусственный интеллект) ярдәмендә башкарылды. Монда Казаныбыз киләчәктә ничегрәк булырга мөмкин икәне сурәтләнгән. -
ОКТЯБРЬ 2024
Октябрь саны тышлыгында – Казан цирк мәктәбе укучылары. Алар әлеге мәктәпкә балачактан ук килеп эләккәннәр! Язмада сез уникаль тарихка һәм киләчәккә ия булган цирк мәктәбе турында гына түгел, ә укучыларның цирктан тыш тормышлары белән дә таныша алырсыз. -
СЕНТЯБРЬ 2024
-
АВГУСТ 2024
-
ИЮЛЬ 2024
-
ИЮЛЬ 2024
Белми калма
-
12 ноября 2026 - 10:07
РОССИЯНЕҢ ТӨРЛЕ ТӨБӘКЛӘРЕННӘН ЭКОАКТИВИСТЛАР КАЗАНГА ҖЫЕЛАЧАК
-
11 ноября 2026 - 09:10
ФИЗИКА ТУРЫНДА МУЛЬТСЕРИАЛ ЧЫККАН!
-
10 ноября 2026 - 10:25
БҮГЕН «КУРКЫНЫЧСЫЗ ИНТЕРНЕТ» БӨТЕНРОССИЯ ОЛИМПИАДАСЫ БАШЛАНА
-
9 ноября 2026 - 11:02
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН КУЕЛГАН НАЧАР БИЛГЕНЕҢ СӘБӘБЕН АҢЛАТАЧАКЛАР